Моңа кадәр татар теленә Интернет аша өйрәтүче “АНА ТЕЛЕ” мәктәбендә шөгыльләнүчеләр белемне мөстәкыйль туплаган булса, хәзер аларга укытучылар да ярдәм итә. Ә он-лайн мәктәп тулысынча быел февраль аенда эшли башлый.
Татар телен өйрәнү теләге һәркемдә көчле. Шунысы шатландыра”, – ди белгечләр.
Баштарак, проект 10 мең кулланучыга гына исәпләнгән, теләгән кешеләрнең барысы да укый алмаячак, дигән сүзләр ишетелгән иде. Әле берничә ай элек кенә татарча өйрәнергә теләк белдерүчеләр 5 мең 262 кеше булса, хәзер аларның саны 10 меңнән артып китте. Шуларның 9 мең 851е – Россиядән, калганнары чит ил вәкилләре. Казахстан, Төркия, Украина, Үзбәкстан, Германия, Америкада яшәүчеләр татар телен аеруча яратып өйрәнә икән. Алар арасында туган телләрен белергә теләгән татарлар белән беррәттән, башка милләт кешеләре дә бар. КФУда татар телен үзләштергән Америка, Германия, Италия һәм башка ил студентлары белемнәрен әлеге мәктәп ярдәмендә тагын да баета. “АНА ТЕЛЕ” он-лайн мәктәбенең программисты Ленар Мөхәммәтшин белдергәнчә, татар телен даими өйрәнмәүчеләр мәктәптән чыгарыла, ләкин андыйлар кабат теркәлә ала. Хәзер андыйларны квартал саен билгеләргә һәм хат җибәреп кисәтергә мөмкин булачак.
Билгеле булганча, он-лайн мәктәп 9 дәрәҗәдән, аларның һәркайсы 8 бүлектән тора, ә бер бүлектә – 4 дәрес. Димәк, мәктәптә барлыгы 72 бүлекне, 288 дәресне үзләштерергә кирәк. Кирәкле ярдәмне алу өчен язу, грамматика, әйтелеш һәм язу лабораторияләре булдырылган. Хәзер беренче баскычны – 8090 кеше үтә, икенчене – 447, бишенчене –116, җиденчене – 54, ә тугызынчыны 28 кеше узган.
“Җанлы дәрес”ләрне Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты (элеккеге Филология һәм сәнгать институты – ред.) мөгаллимнәре уздыра. Биредә Казан халыкара лингвистик үзәге каршында “АНА ТЕЛЕ” үзәге эшли. Дөрес, әле мөгаллимнәр аны тәҗрибә рәвешендә, ягъни көнгә 4 сәгать кенә уздыра. Декабрь аенда уздырылган 208 дәрестә барлыгы 204 кеше катнашкан. Февральдән исә “җанлы дәрес” тәүлекнең теләсә кайсы вакытында уздырыла башлаячак.
– Бер дәрескә 6 укучы керә ала. Шунысы кызык: бер үк вакытта, әйтик, Алабуга, Казан, Чаллы шәһәрләре, чит ил вәкилләре дә шөгыльләнә ала. Методистлар расписаниене алдан төзи. Кулланучы исә “Уку бүлмәсе” дигән төймәгә басып, кайсы көнне һәм сәгать ничәдә кайсы бүлек буенча дәресләр булачагын белә ала. Дәрес башлангач, ун минут эчендә керү мөмкинлеге каралган. Шушы вакыт дәвамында теркәлү бетә, һәм укытучы тема буенча дәрес уздыра. Дәрес 45 минут бара, укучылар 8-9 слайдның эчтәлеге буенча укытучы белән сөйләшәләр, үзара аралашалар. Дәрес беткәч, укытучы алар белән саубуллаша, ә кулланучылар 15 минут дәвамында үзара фикер алыша алалар әле. Австралиядән Халидә, Казахстаннан Фагыйлә ханымнар бик актив, – ди “АНА ТЕЛЕ” үзәге җитәкчесе Кадрия Фәтхуллова.
КФУ доценты, “АНА ТЕЛЕ” үзәге укытучысы Рәмзия Болгарова белдергәнчә, дәресләрдән соң татарча өйрәнүчеләрнең белеме баллар ярдәмендә бәяләнә, шулай ук укытучы аларның һәрберсенә үз киңәшләрен яза. “Татар телен белмәсәләр дә, һәрберсенең өйрәнү теләге көчле. Оялып тормыйлар, кызыксындырган сорауларын бирәләр. Без аларны гел мактап торабыз, теләкләрен сүндермәскә тырышабыз. Дәресләр аларга да, безгә дә кызык. Татар телен Интернет аша өйрәнә алу – бик зур нәрсә инде ул”, – ди Рәмзия ханым.
– Әле беркөнне генә, 5 нче сыйныф укучысына татар телен өйрәтергә репетитор кирәк, дип кызыксындылар. Сәгатенә 300 сум түләргә ризалар. Монда исә бушлай. Мин үзем университетта инглиз телен укытам. Шуңа күрә ишетеп, күреп телне өйрәнү нәтиҗәле дип саныйм. “Җанлы дәрес”ләрдә чит ил вәкилләренә кайбер мәгълүматны инглизчә дә аңлаткалыйм,– ди мөгаллимә Алсу Әшрәпова.
ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин, “АНА ТЕЛЕ” он-лайн мәктәбе турында уңай фикерләр генә ишетергә туры килә, дип белдерә. Быел проект Татарстан мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучыларына файдалану өчен тәкъдим ителгән. Укучылар имтиханнарга, олимпиадаларга әзерләнгәндә, аны өстәмә материал итеп кулланалар икән. 9 нчы сыйныф укучыларының татар теле имтиханына “тыңлап аңлау” өлеше кертелгәч, аларга да видео һәм аудиоматериаллар ярдәмлек булып тора. КФУ һәм башка югары уку йортлары укытучылары да “АНА ТЕЛЕ” он-лайн мәктәбен билгеле бер дәрәҗәдә үз эшләрендә кулланалар, студентлар, теркәлеп, семестр дәверендә дәресләрне үтәләр һәм зачет тапшырганда, аларның нәтиҗәләре исәпкә алына. Күрәсең, он-лайн мәктәп шактый файдалы икән.
Белгечләр фикеренчә, “АНА ТЕЛЕ” он-лайн мәктәбе башка халыкларга да туган телләрен өйрәнү үрнәге булып тора. Телне дөнья күләмендә дәүләт программалары ярдәмендә өйрәтү – үзе бер яңалык.
Ә шундый мөмкинлекләрдән соң татар булып та, үз телен өйрәнергә теләмәгәннәргә оялырга гына кала.
(“Ватаным Татарстан”, /№ 3, 11.01.2014/)
Источник информации: http://www.vatantat.ru/index.php?pg=49