Горький урамы 17нче йортта урнашкан Муса Җәлил музей-фатирында «Шигърият. Мәхәббәт. Сугыш» дип исемләнгән экспозиция белән КФУның IT лицей-интернатының 7нче сыйныф укучылары танышып кайттылар. Әлеге экскурсия вакытында укучылар Муса Җәлилнең тормыш юлы, аның гаиләсе, Казан шәһәрендә яшәгән соңгы биш елы, ачы сугыш елларында хезмәт итүе, тоткынлыкта үткәргән газаплы вакытлары һәм иҗаты турында куп кенә кызыклы мәгълүмат тыңладылар һәм белемнәрен баеттылар. Күргәзмә залында без шагыйрьнең балачакта Мостафа авылында яшәгән шартлар белән танышсак, икенче бүлмәләрдә Җәлилнең эш бүлмәсе һәм кунаклар бүлмәсендә урнашкан шәхси әйберләрен күрә алдык. Шулар арасыннан – язу өстәле, китап киштәсе, мандолина уен коралы, Гыймат Тимербулат тарафыннан ясалган бюсты, кызы Чулпанның курчагы, шахмат һәм фото рәсемнәрне атап үтәргә була. Укучылар 1972нче елда ачылган планета Муса Җәлил исемен йөрткәнен, шагыйрь мандолинда уйнарга яратканын, опера һәм балет театрының ни өчен аның исеме белән аталуын белделәр.
Укучылар шулай ук үзләрен кызыксындырган сорауларын биреп, экскурсияче белән кызыклы әңгәмә дә кордылар.