Сагыштан бәхеткә
Икәү бергә сөю урманында
Йөзгән чакта сөю-бәхеттә,
Ят сукмаклар сайлап кереп киттең
Аңламаган син бер халәттә.
Көтелмәгән язмыш көлүеннән
Аптырашта калдым ялгызым.
Сөю диеп, шулай хыянәтне
Әзерләгән кара язмышым.
Син сайлаган ул ят сукмаклар
Алып китте сине еракка.
Ә мин калдым сагыш аланында
Шүрәледәй бармак ярыкта.
Ялгыз калгач урман уртасында
Бәгыремә үткәч салкынлык.
Учак яктым, шунда берәрсе
Килмәсме дип күреп яктылык.
Учагыма җылынырга дип шулчак
Берәү килде ,эзләп җылыны.
Ул эзләгән икән гомере буе
Мин кабызган шушы җылыны.
Кинәт чыкты шунда якты кояш
Урман каралыгы таралды.
Сагыш учакларым дөрләп китте
Сөю булып килеп уралды.
Китмә , балачак.
Ак томан шикелле шомыртлар,
Сиреньнәр хуш исен тарата.
Ак хыял иленә мин бүген
Очамын шикелле пар атта.
Шул томан эчендә адашып,
Балачак кала күк тоела.
Томаннар таралыр бервакыт,
Сабыйчак кайтмаска югала.
Калыймчы шул томан эчендә.
Аклыкта, балачак илендә.
Җибәрмә, әнием, калдырма син мине
Тормышның бу усал җилендә.
Чыңлама, кыңгырау,чыңлама.
Сабыйчак иленнән аерма.
Аерма ваемсыз чагымнан,
Мәктәптән,классымнан аерма.
Коридор башында югала
Сумкасын болгаган нәни кыз.
Кайларга качасың, балачак,
Их,вакыт,ник уздың болай тиз.
Чыңлама,кыңгырау,чыңлама.
Йөрәкне өзәсең болай да
Ак томан эчендә балачак
Тоз сала әрнегән ярага:
«Дәү булдың ,ич инде, мин китәм.”
Китмә, син, югалма, балачак,
“ Мин китәм, хуш инде,и бала,
Ак юллар, ак бәхет телимен.
Кайларда булсаң да, гомерләр үтсә дә,
Онытма самими чагыңны
Югалтма сабыйчак дустыңны.”
Китмә син ,балачак,китмә син!
Үпкәле җаннар
Үпкәле җаннар дөньяда
Яшь коя үткәнне каргап.
Ничек соң җылытыйм мин сезне
Сез дә бит бәхет дип җан аткан.
Язмышлар сезнең бит катлаулы
Бармаган туп-туры сызыктан.
Ят ярлар урлаган бәхетне
Тормышлар тормаган кызыктан.
Җил улый урамда димәгез
Караңгы төннәрдә ялгызы
Калганга язмышлар чатында
Үпкәле җан елый урамда.
Өмет
Әтисе сугышка киткәндә,җиде айлык корсакта калган дәү әнием Яруллина Рушаниягә багышлыйм.
Җиңүнең 70 еллыгына багышлана.
Сугышлар бетсә дә күптәннән
Өметен өзми тик әнием.
Җитмеш ел көтә ул
Хәбәрсез югалган әтисен.
Капканың шыгырдап куюы
Уята өметен сабыйның.
Берәү дә юк анда, җил генә
Ахыры юк инде кайгының.
Әтинең нинди булганын
Белми ул, сабый ич, нишлисең.
Капканың тишегеннән сак кына
Карый ул күршесе әтисен.
Әнә бит күршенең әтисе
Кайтты ул сугыштан исән-сау.
Ә минем әтием ник кайтмый?
Нигә соң мин һаман ялгызым?
Башкалар өй тулы ,туганлы.
Безнең өй һаман тын,һаман буш.
Кайда соң сеңелем һәм энем?!
Тугансыз калдырды бу сугыш.
Каһәрлим мин сине, әй сугыш!
Мәхрүмләр итең бит син мине
Ваемсыз балалык чорымнан.
Уенчык тотасы кулларга
Син сәнәк һәм көрәк тоттырдың.
Әтиле кешеләр янында
Мескен бер ятимә калдырдың.
Бишәүләп утырган күршеләр
Җилләрдәй чаналар оча гына.
Ә безне тугансыз калдырып,
Канатсыз кош итеп ыргыттың
Аяусыз язмышлар кочагына.
Чәчләре агарган әнинең.
Җиденче дистәне тутыра.
Өй тулы оныклар йөгерә.
Дөньясы түгәрәк шикелле....
Җитмеш ел буе капкада
Капкада һаман да күзләре.
Сугышта ирләрен югалткан ветераннарга
.......
Сөюдән яралган
иң тәүге баланы көткәндә,
Кәккүкләр башканы юраган.
Сөюләр -мәңгелек,
Аермас вакытлар
Дип биргән вәгъдәне
Язмышлар каргаган.
Изге теләк белән
Үргән бишегеңнең эчендә
Кызың йоклый.
Ни үкенеч,күрмәдең син аны
Белмәдең син аның туганын.
Бәлки синең соңгы йөрәк тибешеңнән
Аваз биргән синең дәвамың?!