(Казан, 19 октябрь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). 19-21 октябрь көннәрендә Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында “Күпмәдәниятле җәмгыятьтә туган телләрне саклау һәм үстерү: проблемалар һәм перспективалар” темасына халыкара фәнни-гамәли конференция уза.
Конференциядә Россия төбәкләре, шулай ук якын һәм ерак чит ил галимнәре катнаша. Финляндиянең Хельсинки шәһәреннән килгән галимә Екатерина Протасова пленар утырыш вакытында “Икетеллелек һәм ике телле укытуның актуаль проблемалары” темасына доклад әзерләгән.
“Балаларның әти-әниләре туган телләрендә сөйләшергә тиеш. Гаиләдә ике теллелек икән, андый ата-аналар балаларга күпне бирә. Ике телне белгән балалар әйләнә-тирәне тулы итеп тасвирлый ала”, – дип сөйләде Екатерина Протасова.
Екатерина Протасова фикеренчә кеше ике яки аннан да күбрәк тел белергә тиеш.
“Хәзер әти-әниләр балаларына бары тик бер телне генә өйрәтә. Без, кеше күп тел белгән очракта аны кимчелек түгел, ә аның башкалар алдында өстенлеге, дип күрәбез”, – диде ул.
Галимә Финляндия фән һәм мәгариф министрлыгы ата-аналар белән эшләүгә зур игътибар бирүен билгеләп үтте.
“Финляндиядә йорт һәм мәктәп мөнәсәбәтенә игътибар бирелә. Бу өй эшләрен эшләү, ата-аналар җыелышын үткәрү. Мәсәлән, быел ата-аналар дәресләрдә катнашу һәм үзләренә дәресләр тәкъдим итә алу мөмкинлеге дә бирелде. Бу эштә актив булган ата-ананың баласы да күпкә ирешәчәк”, – диде ул.
Галимә үзе дә туган телен өйрәнмәүгә үкенүен әйтте. “Әгәр дә мин татар телендә әйбәт итеп, әбием кебек сөйләшә, фикер йөртә алсам, әйләнә-тирәне дә яхшырак аңлар идем”, – диде ул.
Конференциянең предметы булып күпмилләтле дәүләт шартларында туган телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү проблемалары санала. Аның максаты – Россия төбәкләре белән якын һәм ерак чит ил галимнәре арасында нәтиҗәле мәгълүмат алмашу һәм фәнни тикшеренүләрдә тәҗрибә уртаклашу.