Размер шрифта: A A A Цвет сайта: A A A

Билингваль һәм цифрлы белем бирү кафедрасы

Билингваль һәм цифрлы белем бирү кафедрасы ,Билингваль һәм цифрлы белем бирү кафедрасы

Билингваль һәм цифрлы белем бирү кафедрасы 2019 елда эшли башлады. Ул белем бирү технологияләре һәм филологиядә мәгълүмати системалар кафедрасы нигезендә оешып, аның юнәлешен дәвам итә. Әлеге кафедра 2015 елда математик лингвистика һәм филологиядә мәгълүмати системалар кафедрасы белән гуманитар-сәнгати белем бирү теориясе һәм технологияләре кафедрасы кушылу нәтиҗәсендә барлыкка килгән иде.

Икетеллелек һәм күптеллелек хәзерге мәгълүмати җәмгыятьнең төп үзенчәлекләренә әверелде һәм вакыт үтү белән күбрәк әһәмият ала бара, шул ук вакытта, цифрлы технологияләргә нигезләнгән педагогик эшчәнлек полилингваль белем бирүнең төп сыйфатларыннан берсе булып тора.

Кафедра төрле фәннәр кисешкән өлкәдә эшчәнлек алып бара. Хәзерге вакытта кафедрада физика-математика, педагогика һәм филология фәннәре докторлары һәм кандидатлары эшли. Укытучылар бакалавриат һәм магистратура дәрәҗәсендә педагогик юнәлештә белем алучы студентларга мәгълүмати технологияләр һәм информатика, чит телләрне укыту теориясе һәм методикасы, икетелле нигездә укыту, гомуми һәм һөнәри педагогика өлкәләрендә төп фәннәрне укыта. Заманча белем бирү мохитен тәэмин итү өчен кафедра хезмәткәрләре актив рәвештә төрле платформаларда цифрлы белем бирү ресурсларын барлыкка китерәләр һәм кулланалар.