Размер шрифта: A A A Цвет сайта: A A A

Татаристика и сәнгать белеме кафедрасы

Татаристика и сәнгать белеме кафедрасы ,Татаристика и сәнгать белеме кафедрасы

2016 нчы елда музыкаль сәнгать һәм хореография кафедрасы нигезендә оешкан татаристика һәм сәнгать белеме кафедрасы күп гасырлык тарихка һәм бай традицияләргә ия.

Татар халкының телен, әдәбиятын, мәдәниятен, сәнгатен өйрәнү Казан император университеты төзелгәннән соң ук гамәлгә куела: 1804 елдан татар мәдәнияте һәм көнкүреше өйрәнелә, татар теле һәм әдәбияты укытыла башлый, студентларны эстетик тәрбияләү нигезләре, хор белән җыр башкару, инструментлар ярдәмендә музыка чыгару, театраль иҗат традицияләре салына.

Бүгенге көндә татаристика һәм сәнгать белеме кафедрасының эшчәнлеге фән, мәгариф һәм мәдәният өлкәләренең интеграциясенә юнәлтелгән. Даими рәвештә Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе, якын һәм ерак чит илләрдән киң катлам укучыларны җәлеп иткән фәнни-гамәли конференцияләр, методик семинарлар, фәнни һәм иҗади конкурслар, олимпиадалар оештырыла. Кафедра тарафыннан оештырылган мәдәни-агарту чаралары − Татарстан һәм Россиянең мәдәният һәм сәнгати белем бирү өлкәсендә әйдәп баручы белгечләренең музыкаль-белем бирү лекторияләре һәм остаханәләре зур һөнәри һәм иҗтимагый резонанска ия.

Кафедра сәнгать белеме, культурология, педагогик белем бирү өлкәсендә югары уку йортлары, гомуми һәм өстәмә белем бирү оешмалары өчен югары квалификацияле бакалаврлар һәм магистрлар әзерли.