29 апреля 2022
Шигъри сүзем минем – саф тылсымым...

Шигъри сүзем минем - саф тылсымым

Авыр чакта сезгә кагылсын -

Савыктырсын, горур итсен берүк,

Кеше итсен безне бу тылсым!

Кардәшләрем! Сезнең җанда туган

Шигырьләрне әйтер сүз көчен

Ни өчендер Ходай миңа биргән -

Өлешемә тигән көмешем...

Зөлфәт “Тылсым”

 

Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбе, татар әдәбияты кафедрасы татар халкының яраткан шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Зөлфәтнең тууына 75 ел тулу уңаеннан “Шигъри сүзем минем – саф тылсымым...” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрде.

Үзенчәлекле шигъри теле, кеше, ил, халык-милләт язмышы, яшәү мәгънәсе хакында уйлануларга бай, хис-тойгы тирәнлегенә, трибун кайнарлыкка, композицион һәм ритмик төзеклеккә ия шигърияте белән Зөлфәт ХХ гасырның икенче яртысы – ХХI гасыр башы татар поэзиясе үсешенә зур өлеш кертә.

Кичәне татар әдәбияты кафедрасы профессоры Фоат Галимулла улы Галимуллин ачып җибәреп, Зөлфәтнең татар поэзиясе үсешенә керткән өлеше хакында сөйләде, ХХ гасырның икенче яртысы – XXI гасыр башы татар әдәбияты тарихында гына түгел, татар халкы язмышында да  Зөлфәт иҗатының искиткеч зур урын тотуын ассызыклады. Аның шәхесе, шигъри әсәрләре хакындагы кызыклы истәлекләрне студентлар кызыксынып тыңлады.

Кичәгә кунак булып килгән шагыйрә, ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары Илсөяр Иксанова, шагыйрь, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, “Безнең мирас” журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон да шагыйрь иҗатының бәясен тагын бер кат ассызыкладылар, Зөлфәт хакында кызыклы истәлекләр сөйләп, шигырьләрен яңгыраттылар.

Кичәдә Зөлфәтнең тормыш иптәше Фирая ханымның һәм кызы – Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының дәүләт бүләкләре бүлеге төп киңәшчесе Кадрия ханымның катнашуы нур өстенә нур булды. Үзе дә Казан дәүләт университетының татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләр факультетын тәмамлаган Кадрия ханым укытучыларны, студентларны сәламләп, рәхмәтләрен җиткерде, әтисенең иҗат итү еллары, гаилә истәлекләре белән уртаклашты, шигырьләрен укыды. Студентлар тарафыннан аның истәлекләре аеруча яратып тыңланды. 

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Артем Пискунов, Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбе студентлары Шәмсетдинова Суфия, Габитова Ландыш, Хәйруллина Лиана, Галиева Диләрә башкаруында Зөлфәтнең шигырьләре укылды, шагыйрь белән бәйле видеолар күрсәтелде. «Сәхнә» журналының җаваплы сәркатибе Алсу Габдуллина, Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбе студентлары Имамиева Гөлинә һәм Закирова Зәринәләр  башкаруында Зөлфәт сүзләренә язылган җырлар яңгырады. Бу чыгышлар кичәнең йөзек кашы булды дисәк тә артык булмас. Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбе студентлары Хәбибуллин Илдус һәм Галимбәкова Илзирәләрнең алып баручылар буларак чыгышлары да тамашачыда искиткеч матур тәэсир калдырды.

Зөлфәтнең үз иҗаты кебек үк җылы һәм лирик эчтәлекле бу кичә студентларның хәтерендә озак сакланыр әле. Аның шигырьләрендә тормыш кыйбласын эзләүчеләр дә, барыр юлын югалтканнар да, иртәгесе көнгә зур ышаныч белән янганнар да, милләтебез үзе дә ышык, калкан һәм кыйбла таба. Шагыйрь иҗаты шуның белән газиз, көчле һәм бөек тә ул! 

 

Татар әдәбияты кафедрасы