19 апреля 2022
"Килер заман, һәр язучының үзен, сүзен вә шәхси тормышын энәсендән җебенә кадәр тикшереп чыгарлар әле"

2022 елның 18 апрелендә “2022 елда Татарстан Республикасында Татар теле көне һәм Рус теле көне чаралары” кысаларында Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә татар әдәбияты кафедрасы доценты Т.Ш. Гыйлаҗев тарафыннан оештырылган “Г.Тукайның фәнни басмалары: тарихы һәм төзү принциплары” дигән әдәби-мәдәни чара үткәрелде. Ул шагыйрьнең татар халкының иҗтимагый-рухи һәм мәдәни тормышында тоткан урыны хакында фәлсәфи уйланулар гәүдәләнгән “Ваксынмыйм” (1912) шигыре белән ачылды. Әдәби әсәр артист Камал III укуында язып алынган тәлинкәдән яңгырады. Т.Гыйлаҗев “Габдулла Тукай академик нәшеренең беренче тәҗрибәләре” дигән чыгышында шагыйрь фәнни басмаларының беренче тәҗрибәләренең төзелү тарихын 1920-1930 елларның катлаулы һәм каршылыклы иҗтимагый-сәяси, әдәби-мәдәни контекстында яктыртты.

Филология фәннәре кандидаты, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының текстология бүлеге мөдире, баш фәнни хезмәткәре Э.М. Галимҗанова үзенең тирән эчтәлекле чыгышында, үткән тәҗрибәгә таянып, 2011-2016 еллар аралыгында төзелгән Тукайның тулы академик басмасы, аның гаять бай материалы, техник бизәлеше һәм бу җаваплы эшне башкарган текстологлар коллективы белән таныштырды. Үзенең 50 елдан артык гомерен татар текстологиясе фәненә багышлаган әдәбият галиме, текстолог, филология фәннәре докторы З.З. Рәмиев фәнни басмалар иерархиясенең иң югары баскычында торган Тукай энциклопедиясен тәкъдир итте. Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның “Котлау сүзе” белән ачылган бу басманың төзелү тарихын, принципларын, һәр бүлекнең юнәлешләрен, тематикасын сөйләде. Чыгышы соңында З.З. Рәмиев татар әдәбияты кафедрасы мөдире филология фәннәре докторы, профессор Ф.С. Сәйфулинага Тукай энциклопедиясен бүләк итте. “Текст технологияләре: иҗат итү һәм редакцияләү” юнәлешендәге магистратурада шушы темага диссертация яклап, аны уңышлы тәмамлаган Р.Р. Миңнемуллин студентларга Г.Тукайның үзе исән чакта басылып чыккан китаплары, җыентыклары хакында сөйләде. Һәр чыгыш бай, кызыклы күрсәтмәлелек белән тәэмин ителде. Бу чара мәшһүр җырчы Илһам Шакировтан язып алынган фәлсәфи эчтәлекле, лирик-эмоциональ “Әллүки” җыры белән тәмамланды.

 

Мәгълүматны татар әдәбияты кафедрасы

доценты Т.Ш. Гыйлаҗев әзерләде