18 апреля 2022
Мөгаллимнәр Тукай каберенә зыярәт кылды

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының  (КФУ) Татар әдәбияты кафедрасы укытучылары  бүген, 15 апрель - бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның вафаты көнне, бер төркем татар зыялылары  белән Казанның Яңа татар бистәсе зиратында дога кылып, аның каберенә чәчәкләр салды.  

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зайдулла Тукайның кабатланмас, зур шагыйрь булуына басым ясап, аны татарның “өмете”, дип атады. Тукай премиясе лауреатлары Зиннур Мансур, Илфак Мирза, Газинур Морат һ.б. чыгыш ясады. Тукай турында фикерләр әйтелде, шигырьләр укылды.

Соңрак, чара  Г.Тукай музеенда дәвам итте. Кичәдә Габдулла Тукай шигырьләре һәм Тукай юлларына җырлар яңгырады. Россиянең атказанган артисты Дания Нуруллина, Татарстанның халык артистлары Луара Шакирҗанова, Фоат Әбүбәкеров һәм Искәндәр Биктаһиров, Татарстанның атказанган артисты Раил Шәмсуаров, халыкара конкурслар лауреаты Айгөл Зәйнуллина, Казан музыка көллияте студентлары Миләүшә Закирова, Илсаф Гыйльметдинов һәм Рөстәм Егоров чыгыш ясады.

Источник информации: Мингазова Ляйля Ихсановна