11 марта 2022
"Әдәбият безгә назик вә мөәссир хисләр, гали моң, матур ләүхәләр түксен!"

Язучы, әдәбият галиме, тәнкыйтьче, журналист, тарихчы, тел белгече һәм педагог, җәмәгать эшлеклесе һәм сәясәтче булып танылганда Галимҗан  Ибраһимовка 30 яшь тә тулмаган була. 

Әдип 1887 елның 12 мартында элеккеге Уфа губернасы Эстәрлетамак өязе Солтанморат авылында дөньяга килә.

Галим, мөгаллим, язучының  135 еллык туган  көненә туры китереп 2022 елның 11 мартында Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Г.Ибрагимов: язучы, тәнкыйтьче, методист, җәмәгать эшлеклесе» дип исемләнгән яшь галимнәрнең Халыкара фәнни-гамәли конференциясе булып узды. Гыйльми чараны институтыбызныж татар щдщбияты кафедрасы оештырды. Конференция эшендә аспирантлар, югары уку йортлары студентлары, көллиятләр һәм гомуми һәм урта белем бирү оешмалары укучылары катнашты. Конференциядә Төркия, Әзербайҗан, Үзбәкстан (Каракалпакстан), Башкортстан, Татарстанның яшь галимнәре белән беррәттән, республикабызның 8-11 класс укучылары да чыгыш ясады. Конференция гибрид форматта үтте.

Пленар утырышны татар әдәбияты кафедрасы мөдире филология фәннәре докторы, профессор Ф.С.Сәйфуллина алып барды. Олпат галимебез, филология фәннәре докторы, профессор Фоат Галимуллин яшь галимнәрне cәламләп, Г.Ибраһимовның ХХ йөзнең беренче чирегендә татар яңарышын, фикри күтәрелешне, җәмгыятьнең тизләнеп үсүен тәэмин иткән шәхес икәнлеген сөйләде. Татар әдәбияты кафедрасы аспиранты, URBANTATAR оешмасы, “Әдәби лаборатория” проекты җитәкчесе Г.А.Әхмәтгәрәева (фәнни җитәкчесе  – КФУ доценты Г.Р.Гайнуллина) татар классиклары иҗатын яшьләр арасында пропагандалау мөмкинлекләре турында кызыклы чыгыш тәкъдим итте. Казан шәһәренең Г.Ибраһимов исемендәге 17 гимназиясе укучысы А.Иванова әдипнең гимназиядә эшләп килүче музее эшчәнлеге, язучының иҗади  биографиясенә караган яңа мәгълуматлар хакында бәян итте.

Конференциядә мәдәниятара багланышлар контекстында Галимҗан Ибраһимовның гыйльми  эшчәнлеге, әдәби иҗаты; галимнең әдәбият гыйлеме өлкәсендәге эшчәнлеге һәм хәзерге әдәбият гыйлеме; мөгаллимнең педагогика өлкәсендәге эшчәнлеге һәм тел, әдәбият укыту методикасының бүгенгесе, журналистика һәм фольклор кебек юнәлешләрне колачлаган  5 секция эшләде.

Конференция кысаларында “Яшь тюрколог мәктәбе” үткәрелде.

Яшь галимнәрнең чыгышларында Галимҗан Ибраһимов язучы, әдәбият галиме, тәнкыйтьче, журналист, тарихчы, тел белгече һәм педагог, җәмәгать эшлеклесе буларак бәяләнде. Әлеге чыгышлар конференция материаллары итеп чыгарылган җыентыкта урын алды.

https://media.kpfu.ru/news/priurochennaya-k-135-letiyu-so-dnya-rozhdeniya-gibragimova-konferenciya-otkrylas-v-kfu

https://tatar-inform.tatar/news/tatar_world/11-03-2022/foat-galimullin-mirhan-eniki-galim-an-ibra-imovny-isemen-aklau-chen-zur-esh-bashkara-5851102

https://tatar-inform.tatar/news/tatar_world/11-03-2022/hatyyp-mi-negulov-m-garifebez-chen-galim-an-ibra-imov-kebek-k-r-sh-chel-r-itmi-5851108

 

Чыганак: Татар әдәбияты кафедрасы