22 февраля 2022
Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Туган телләр көненә багышланган фәнни конференция узды

21 нче февраль көнне Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында унөченче тапкыр “Төрки лингвокультурология: проблемалар һәм перспективалар” халыкара фәнни-гамәли конференция узды. Бу чара Халыкара туган тел көненә багышланган иде. Конференция гибрид формада узды. Анда Татарстан, Башкортостан, Төмән өлкәсе, Якутия, Мәскәү шәһәреннән, шулай ук Казахстан, Төрекмәнстан, Үзбәкстан, Кытай, Карелия, Сирия дәүләтләреннән дә студентлар, магистрлар һәм мәктәп укучылары катнашты.   

Конференциянең тантаналы өлешен педагогия фәннәре докторы, профессор, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының фәнни эшләр буенча директор урынбасары Ярмәкәев Искәндәр Энгель улы башлап җибәрде. Ул залдагы халыкны Халыкара туган тел көне белән котлады, конференция эшендә уңышлар теләде. Институтның Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Хәмит улы Мирзаһитов: “Татар теле һәм әдәбияты укытучыларын әзерләүче уку йорты буларак әлеге конференцияне ел саен үзебездә уздыруны бурычыбыз дип кабул итәбез. Ел саен катнашуыгыз, мәктәп укучылары белән безнең уку йортына килүегез өчен рәхмәтебезне белдерәбез”, – диде. Шулай ук ул конференциягә килүчеләрне югары мәктәптә тормышка ашырыла торган белем бирү юнәлешләре белән дә таныштырды.

Конференция кысаларында берничә фәнни секция һәм Түгәрәк өстәлләр эшләде. Шуларның иң кызыклысы, мөгаен, филология фәннәре кандидаты, татар әдәбияты кафедрасы доценты Миләүшә Хәбетдинованың  татар теле укытучылары белән "Мәктәптә Һади Такташның иҗади мирасын өйрәнү: хәзерге торышы һәм перспективалары" дигән темага оештырган чара булгандыр. Әлеге чараның шәрәфле кунаклары – АКШта яшәп иҗат итүче композитор, Һ.Такташның "Җир уллары трагедиясе" буенча иҗат ителгән ораториясе авторы Мәсгудә Шәмсетдинова һәм Татарстанның халык артисткасы Гөлзада Сафиуллина булды. Түгәрәк өстәлдә катнашучылар Такташ һәм музыка, Такташ шигъриятенең симфонизмы, татар теле аһәңлелеге, бөек шагыйрь иҗатының бүгенге көндә актуальлеге хакында фикер алыштылар.  

Институт мөгаллимәсе, филология фәннәре кандидаты Нурмөхәмәтова Раушания Сәгъдәтҗан кызы әйтүенчә, “Төрки лингвокультурология: проблемалар һәм перспективалар” конференциясе оештыруның идея авторы – Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов. “Әлеге конференция 2010 елда оештырыла  башлады. Төрки халыкларның лингвомәдәниятын өйрәнүчеләр монда килеп чыгыш ясыйлар. Башка елларда чит илләрдән читтән торып кына катнашсалар, узган елдан инде алар безгә онлайн тоташа башладылар. Быелдан безнең конференция Мәгариф һәм фән министрлыгы дәрәҗәсендә узучы чаралар исемлегенә кертелде. Әлеге чарада катнашкан студентларга, аспирантларга, мәктәп укучыларына һәм аларны фән дөньясына җитәкләп алып керүче укытучыларга Рәхмәт хатлары, сертификатлар һәм дипломнар бирәбез. Конференциядә дәвамлы катнашучы укучылар булуына сөенәбез, инде үзебезнең студентлар мәктәп укытучылары булып, үз укучыларын безгә алып киләләр. Бу бик куанычлы күренеш”, – дип сөйләде мөгаллимә. 

Башка елларда секция эшләреннән соң, катнашучыларга әдәби программа күрсәтелгән. Быел оештыручылар бу өлешкә үзгәреш керткән. “Туган тел” каналының Казан филиалы директоры, филология фәннәре кандидаты Миләүшә Сибгатуллина катнашучыларга матур сөйләм буенча  мастер-класс күрсәтте. Шулай ук конференциядә катнашучыларга Габдулла Тукай музеена экскурсиягә барып кайту мөмкинлеге дә бирелгән иде. 

Источник информации: Раиля Хаялиева