22 февраля 2022
Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында "Телләргә өйрәтү методикасын камилләштерү: алдынгы тәҗрибә алмашу мәйданчыгы" дигән VI Халыкара фәнни-методик онлайн семинар узды

2022 нче елның 19 нчы февралендә Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Телләргә өйрәтү методикасын камилләштерү: алдынгы тәҗрибә алмашу мәйданчыгы» дигән VI  Халыкара фәнни-методик онлайн семинар узды. 

Семинар Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы һәм “Каюм Насыйри институты” фән һәм белем бирү үзәге хезмәткәрләре тарафыннан оештырылды.

Аның эшчәнлегендә Төркиянең Эгей университеты, Азәрбайҗан дәүләт педагогика университеты, М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университеты,  Мирзо Улугбек исемендәге Үзбәкстан Милли университеты, Таулы Алтай дәүләт университетының алтаистика һәм тюркология факультеты, И. Н. Ульянов исемендәге Чуваш дәүләт университетының рус һәм чуаш филологиясе һәм журналистика факультеты, Алманиянең Фрайбург университеты, Абай исемендәге Казах милли педагогика университеты һәм башка югары уку йортлары галимнәре, магистр һәм аспирантлары, Россиянең төрле шәһәрләрендә һәм Татарстан Республикасының төрле муниципаль районнарында хезмәт куючы укытучылар катнашты. Семинарда катнашу теләге белдереп, оештыру комитеты исеменә йөздән артык гариза килгән иде.

Семинарны Институт директоры Р.Р. Җамалетдинов ачып җибәрде. Ул үзенең чыгышында лингвометодика,  тел белеме проблемалары, туган һәм чит телләрне укытудагы актуаль мәсьәләләрне уртага салып сөйләшкәндә генә нәтиҗәләргә ирешеп булуын ассызыклады. Төркиянең Эгей университеты профессоры Мостафа Онәр, Азәрбайҗан дәүләт педагогика университеты профессоры Гусейнова Махира Наги кызы,  Мирзо Улугбек исемендәге Үзбәкстан Милли университеты профессоры Курбанова Мөхаббат Матякуб кызы, Таулы Алтай дәүләт университетының алтаистика һәм тюркология факультеты галиме Сарбашева Сурна Борис кызы, И. Н. Ульянов исемендәге Чуваш дәүләт университетының  рус һәм чуваш филологиясе һәм журналистика факультеты профессоры Иванова Алёна Михаил кызы, Алманиянең Фрайбург университеты галиме Әхмәтова Эльмира Наил кызы, Абай исемендәге Казах милли педагогика университеты вәкиле Бакбергенова Роза Коҗабай кызы сәламләү сүзләрен җиткереп, мәглүматлы докладлар белән чыгыш ясадылар. Семинарда телләрне туган тел һәм икенче тел буларак укыту мәсьәләләре, заманча һәм  инновацион технологияләр, мәдәниятара багланышларда төрки телләрнең урыны турында фикер алыштылар.

“Ел саен безнең семинарга яңа оешмалар кушылып тора. Элек алар аерым гына катнашса, быел оештыручы функцияләрен дә башкаралар. Россия Мәгариф академиясе һәм Үзбәкстан Республикасының Мирзо Улугбек исемендәге милли университетны билгеләп үтәсе килә. Бу эшне без киләчәктә дә давам итәргә тырышырбыз. Катнашучылар саны да елдан-ел артып торыр дип ышанабыз”, - дип белдерде Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Җамалетдинов Рәдиф Рифкать улы. Семинар дустанә мохиттә үтте. Тиздән биредә күтәрелгән мәсьәләләр фәнни җыентык рәвешендә дөнья күрәчәк.

 

Материалны 10.2- 101 төркем  студентлары  белән берлектә гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы галимнәре Ә.Ш. Юсупова, Э.Н. Денмөхәммәтова, Г.Ә. Нәбиуллина, Г.Р. Мөгътәсимова  әзерләделәр.

Источник информации: Г.Ә. Нәбиуллина