29 августа 2023
Мамадыш шəһəрендə август конференциясе кысаларында методик утырышта тɵбəк компонентын тормышка ашыру аша мəктəпкəчə яшьтəге балаларга əхлакый, патриотик тəрбия бирү мəсьəлəлəре каралды

Район укытучыларының август конференциясе кысаларында Мамадыш шəһəренең 2 нче «Кояшкай» балалар бакчасында татар балалар бакчалары, тəрбия эше рус телендə алып барыла торган балалар бакчаларының татар тɵркемнəре һəм татар теле тəрбиячелəре ɵчен оештырылган район методик берлəшмəсенең «Тɵбəк компонентын тормышка ашыру аша мəктəпкəчə яшьтəге балаларга əхлакый, патриотик тəрбия бирү» темасына утырышы узды. Утырышта Казан федераль университетының Алабуга институты доценты Розалия Миңнуллина катнашты.

Утырышта Россиянең барлык балалар бакчалары бердәм федераль мәктәпкәчә белем бирү программасына күчүгə бəйле темалар каралды. Утырышны район мəгариф бүлеге методисты Гɵлгенə Нагимова ачып җибəрде. Кунакларыны бакча мɵдире Лилия Аскарова, Зɵлфинə Нургалиева сəламлəделəр.

Балалар белəн бергə əзерлəнгəн «Исемең матур, кемнəр куйган?» исем кушу йоласы кунаклар күңеленə бик хуш килде. Тəрбиячелəр Зимфира Гарифуллина, Алсу Гильмутдинов балаларны татарча дɵрес итеп сɵйлəшергə, җырларга, биергə, аралашырга ɵйрəткəннəр.Утырышның теоретик ɵлешендə КФУның Алабуга институты доценты Розалия Миңнуллина чыгышында бүген кɵн кадагында торган белем бирү программаларына кагылышлы мəсьəлəлəр хакында сɵйлəде:

«Хәзер мәктәпкәчә белем бирү стандарты уртак бердәмлеккә китерелде. Балалар бакчаларының белем бирү программасының 60 проценты бөтен Россиядә бертөрле була, ә 40 проценты – төбәк компоненты. Региональ компонент кысаларында мәктәпкәчә яшьтәге балаларда республиканың мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән кызыксыну булдырыла, кече Ватанга мәхәббәт тәрбияләнә. Димәк, һәр балалар бакчасы, үз ихтыяҗларына карап бер яки ике программа ала һәм аларны үз ресурсларыннан, кадрлар мөмкинлекләреннән һәм пространство-предметлы мохиттән чыгып яңадан яза ала.

Яңа федераль программаның максаты - Россиянең төрле халыкларының милли колоритын һәм әхлакый-рухи кыйммәтләрен исәпкә алып, бердәм «мәгариф киңлеген» булдыру.

Бүген мәктәпкәчә белем бирү оешмалары алдында торган төп бурыч – мәктәпкәчә яшьтәге балаларның җәмгыятьнең тулы хокуклы әгъзалары булып җитешүе,рухи-әхлакый үсеше,иҗади сәләтләренең камилләшүе, шәхси кызыксынуларының, омтылышларының тормышка ашуы өчен мөмкинлек тудыра торган шартлар,ягъни баланың һәрьяклы үсешен тәэмин итә торган белем бирү тирәлеге булдыру. Балалар бакчасында мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү Николай Евгеньевич Веракса, Тамара Семёновна Комарова, Маргарита Александровна Васильева ларның үрнәк гомүмбелем бирү “Туганнан мәктәпкә кадәр”, Резеда Камиловна Шаехованың “Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү” милли-төбәк программалары нигезендә алып барыла. Федераль дәүләт мәгариф стандарты балаларның белем дәрәҗәсен баетуны шөгельләрдә һәм көндәлек режим вакытларында дәвам итүне күздә алдында тота».

Утырышта тəрбиячелəр Зɵлфинə Нургалиева ( «Кояшкай» балалар бакчасы) «Мəктəпкəчə яшьтəге балаларга туган як темасын ɵйрəтү аша əхлакый-патриотик тəрбия бирү»; Əлфия Мотигуллина («Милəшкəй» балалар бакчасы) «Проект эшчəнлеге аша балаларга əхлакый-патриотик тəрбия бирү» темаларына чыгышларында эш тəжрибəлəре белəн таныштырдылар.

Балалар бакчасы - бала өчен шатлык һәм куаныч дөньясы булырга тиеш. Чɵнки, нәкъ менә балалар бакчасында бала җәмгыятьтә яраклашу өчен берен күнекмәләрен ала һәм алар нәтиҗәле булырга тиеш. Без рухи-әхлакый тәрбия, телгә, милли рухта тәрбияләү, гореф-гадәтләр, ата-анага, өлкәннәргә хөрмәт турында да онытмаска тиешбез.

Источник информации: Мəгълүмат чыганагы: мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирү теориясе һәм методикасы кафедрасы п.ф.к., доценты Розалия Миннуллина