19 мая 2023
Заманча сәнгать галереясенә сәяхәт

18 май көнне 10.2-102 төркем студентлары татар әдәбияты кафедрасы җитәкчесе Флера Сәгыйть кызы белән заманча сәнгать галереясендә булдылар. Яңа ачылган  “Урман” проектының җитәкчесе, режиссёры Гөлнара Мансурова бу күргәзмәнең максатын татар фольклорын төрле мультимедиа чаралары белән күрсәтү дип билгели. Биредә Фәйзрахман Әминовның Тукай әсәрләренә язган картиналары, агачтан ясалган төрле эшләнмәләр, күннән мозаикалар, бакырдан ясалган “Шүрәле” скульптурасы белән танышырга була. Иң кызыклысы: VR-сәяхәт ярдәмендә урман кунагы булып, әкият, татар мифологиясе персонажлары белән чынбарлыкта очрашу мөмкинлеге бар. Төрле табышмаклар, мавыктыргыч уеннар урманны, табигатьне сакларга кирәклеген тагын бер дәлилли.

Күршедә галереядә танылган рәссам Сальвадор Далиның Санкт-Петербургтан китерелгән эксклюзив фотографияләре һәм картина коллекцияләре урын алуы – сәяхәтне тагын да тәэсирле итте.

Әлеге гадәти булмаган күргәзмә, кызыклы рәсемнәр һәр студентның күңелендә көчле тәэсирләр калдырды. Шундый күңелле әдәби-мәдәни сәяхәт өчен Флера Сәгыйть кызына чын күңелдән рәхмәт!

 

Информация чыганагы: Татар әдәбияты кафедрасы, 10.2-102 төркем студентлары.