27 апреля 2023
Укытучылар һәм остазлар елына багышланган Бөтенрәсәй "Каурый каләм" иҗади конкурсының йомгаклау туры

27 апрельдә татар филологиясе кафедрасы каршында Укытучылар һәм остазлар елына багышланган Бөтенрәсәй «Каурый каләм» иҗади конкурсының йомгаклау туры үткәрелде. Анда югары уку йортлары, көллият студентлары, мәктәп укучылары актив катнашты. Конкурста катнашучылар “Проза”, “Поэзия”, “Публицистика”, “Әдәби әсәрләрне тәрҗемә итү” номинацияләре буенча чыгыш ясадылар. Быел иҗади конкурста Башкортстан Республикасы, Пермь өлкәсе, Татарстан Республикасының төрле шәһәрләре һәм районнарыннан (Казан,. Яр Чаллы. Әлмәт, Мамадыш, Алабуга, Балык Бистәсе районы, Әлки, Алексеевск районнары) укучылар үзләренең иҗатларын тәкъдим иттеләр. Катнашучылар ораторлык осталыгы, эссе язу, әдәби әсәрләрне тәрҗемә итү, шигырьләр язу осталыкларын күрсәттеләр. Барлык эшләр дә мәктәп тормышына, укытучыларга багышланган иде. Укучылар туган телне саклау һәм аңа мәхәббәт тәрбияләүнең мөһимлеген билгеләп үттеләр, шулай ук чыгарылыш сыйныф укучылары КФУның Алабуга институтына укырга керү теләкләре белән уртаклаштылар.