27 апреля 2023
"Җырларым, сез шытып йөрәгемдә Ил кырында чәчәк атыгыз!..."

25 нче апрельдә “Моабит дәфтәрләре”нә кергән шигырьләрнең  матбугатта беренче тапкыр басылуына 70 ел тулу уңаеннан  Муса Җәлил музей-фатирында әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Кичәдә Институтыбызның Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе укытучылары һәм студентлары катнашты.

1953 елның 25 апрелендә “Литературная газета” битләрендә Моабит дәфтәрләре җыентыгыннан 6 шигырь рус теленә тәрҗемәдә дөнья күрә.  Рус теленә Илья Френкель тәрҗемә иткән “Кошчык”, “Җырларым”, “Ышанма”, “Урман”, “Сугыштан соң”, “Бүләгем” шигырьләрен шул чорда газетаның баш мөхәррире булган Константин Симонов бастырып дөньяга таныта. Бу Муса Җәлилнең тоткынлыкта язылган шигырьләренең беренче тапкыр басылуы була.

Татар әдәбияты кафедрасы профессоры Хатыйп Миңнегулов үзенең чыгышында “Моабит дәфтәрләре”нең татар дөньясы өчен әһәмиятенә тукталды. Татар әдәбияты кафедрасы профессоры Нурфия Йосыпова әлеге җыентыкның шагыйрь иҗатындагы, гомумән, татар поэзиясендәге урыны, шагыйрь батырлыгының фәлсәфи асылы турында сөйләде. Моабит дәфтәрләренең аудиобасма проектын эшләүгә зур көч куйган Татарстан республикасының халык, Россиянең атказанган артисты Илдус Әхмәтҗанов башкаруында “Моабит дәфтәрләре” циклыннан “Кошчык”, “Җырларым” шигырьләре яңгырады. Татарстанның атказанган артисты, Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты Илүсә Хуҗина шагыйрь сүзләренә халыкара конкурслар лауреаты, композитор Миләүшә Хәйруллина көй язган “Яулык” җырын башкарды.

М.Җәлилнең үз иҗаты кебек үк җылы, мәгълүматлы һәм патриотик эчтәлекле бу кичә студентларның хәтерендә озак сакланыр әле.  

 

Чыганак: Н.М. Йосыпова, татар әдәбияты кафедрасы профессоры