06 апреля 2023
Татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиадага нәтиҗә ясалды

1 апрельдә Казан федераль университетының Алабуга институтында урта гомуми һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары укучылары өчен татар теле һәм әдәбияты буенча Университет олимпиадасының 2нче туры үткәрелде. Әлеге чараның төп максатларының берсе - мәктәп укучыларына һөнәри юнәлеш бирү, абитуриентларны безнең югары уку йортына җәлеп итү. Олимпиаданың 1 туры 2023 елның 1 февраленнән 20 мартына кадәр барды. Анда Татарстан Республикасы урта һөнәри белем бирү оешмаларының 1-2 курс студентлары һәм өлкән сыйныф укучылары катнашты. Дистанцион этапта республиканың төрле районнарыннан һәм шәһәрләреннән барлыгы 78 укучы катнашты: Казан, Арча, Лаеш, Әлки, Алабуга, Яр Чаллы, Минзәлә, Түбән Кама. Олимпиадада катнашучы һәр укучыга әлеге чарада катнашу турында сертификат бирелде, ә 2 турда җиңүчеләргә диплом тапшырылды һәм катнашучыларны әзерләгән укытучылар Рәхмәт хатлары алды.

Олимпиада нәтиҗәләре:

1 урын: Асхабиева Алия Альбиновна (фәнни җитәкче: Ильдарханова З.М.) Алабуга муниципаль районының “1 нче гимназия – Милли белем бирү үзәге”нең 9 сыйныф укучысы, Алабуга шәһәре

Абрарова Адиля Дамировна (фәнни җитәкче: Сәхәбиева Г.Х.) КФУның Алабуга институты “Университет” мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Алабуга шәһәре.

Мингазова Чулпан Кависовна (фәнни җитәкче: Ильдарханова З.М.) Алабуга муниципаль районының “1 нче гимназия – Милли белем бирү үзәге”нең11сыйныф укучысы, Алабуга шәһәре.

Кашбразиева Гузель Ильшатовна (фәнни җитәкче: Фәсхетдинова Р.В.) “Л.Б. Васильев исемендәге Кама автомеханика техникумы” дәүләт автоном белем бирү учреждениесенең 2 курс студенты, Яр Чаллы шәһәре

Скрипкин Кирилл Юрьевич (фәнни җитәкче: Гильфанова Р.Р.) “Л.Б. Васильев исемендәге Кама автомеханика техникумы” дәүләт автоном белем бирү учреждениесенең 2 курс студенты, Яр Чаллы шәһәре

2 урын:

Салимова Алсу Айратовна (фәнни җитәкче: Ильдарханова З.М.) Алабуга муниципаль районының “1 нче гимназия – Милли белем бирү үзәге”нең 9 сыйныф укучысы, Алабуга шәһәре.

Калмыкова Дарья Сергеевна (фәнни җитәкче: Проскурина Р.И.) “Түбән Кама шәһәренең күппрофильле коллияте” дәүләт автоном белем бирү учреждениесенең 1курс студенты, Түбән Кама шәһәре.

Сабитова Эльвина Маратовна (фәнни җитәкче: Нигматзянова Г.В.) “Казан педагогика көллияте” дәүләт автоном белем бирү учреждениесенең 2 курс студенты, Казан шәһәре.

Ламах Алексей Александрович (фәнни җитәкче: Гильфанова Р.Р.) “Л.Б. Васильев исемендәге Кама автомеханика техникумы” дәүләт автоном белем бирү учреждениесенең 2 курс студенты, Яр Чаллы шәһәре .

3 урын:

Рахимова Айсина Радиковна (фәнни җитәкче: Субаева М.Ш.) “Казан медицина көллияте” дәүләт автоном белем бирү учреждениесенең 2 курс студенты, Казан шәһәре.

Мифтахова Алина Рифгатовна (фәнни җитәкче: Курбангалеева Р.М.) “Казан медицина көллияте” дәүләт автоном белем бирү учреждениесенең 2 курс студенты, Казан шәһәре.

Источник информации: Татар филологиясе кафедрасы җитәкчесе Р.Б.Камаева