06 апреля 2023
Татар милли педагогикасы фәнни-белем бирү үзәге тәкъдим итә. Балаларның сәләтен үстерү.

Баланың төрле шөгыльләре арасында аеруча кызыксынганы була. Бу эшне ул кызыксынып, яратып башкара, аннан тирән канәгатьләнү ала. Ата-аналар баланың еш кына сәгатьләр буе «Конструктор» детальләре белән мәш килүен яки рәсем ясавын, җирдә казынуын һәм башка эшләр белән шөгыльләнүен күреп торалар. Мондый кызыксынучанлык балада мәгълүм бер һәвәслек барлыгын күрсәтә. Ул гадәттә сәләт белән бергә үсә. Билгеле бер эш белән белеп һәм җитди рәвештә шөгыльләнгән баланың сәләте тиз ачыла, кызыксынучанлыгы арта. Әмма баланың теләсә ни белән мавыгуы һәвәслек дигән сүз түгел. Һәвәслек белән сәләтнең тәңгәл килеп бетмәве дә мөмкин. Әйтик, очучы-космонавт А.А. Леонов рәсем ясарга бик һәвәс булган. Ләкин ул үзенә башка һөнәр сайлап алуы аркасында рәсем ясауда бары тик һәвәскәр генә булып калган.

Баланың күркәм эшләргә һәвәслеге мактауга лаек. Ә чын һәвәслеген үстерүдә, нинди һөнәр сайларга кирәклеген ачыклауда балага, яшүсмергә якыннан торып ярдәм итәргә кирәк.

Источник информации: Әнвәр Хуҗиәхмәтов, Дәниф Әхмәтҗанов