03 апреля 2023
Мәктәпкәчә белем бирү учреждениелəрендə милли тәрбия бирүдә заман тенденцияләре

29.03.2023 уку йортыбызнең 125 еллыгына багышланган чараларның берсе, белем бирү ɵлкəсендə хезмəт куючы элекке студентларыбызның педагогик эшчəнлегенə багышланган Бɵтенроссия фəнни-гамəли конференция узды.

Мəктəпкəчə белем бирү учреждениелəрендə милли тəрбия бирү проблемаларына багышланган секция утырышында балалар бакчаларында эшлəүче тɵркем тəрбиячелəре, балаларны татар теленə ойрəтүче тəрбиячелəр фикер алыштылар.

Очрашуга татар филологиясе факультетын тəмамлаучы коллегаларыбыз да килгəн иде. Бүгенге кɵндə мəктəплəрдə татар теле һəм əдəбияты фәнен укытучы, балалар бакчаларында татар теленə ɵйрəтүче тəрбиячелəр булып эшлəүче элекке студентларыбыз, коллегаларыбыз үзлəренең эш тəжрибəсе белəн уртаклаштылар.

Хезмəт юлында уз урыннарын табып, эшлəрен яратып башкаручы укытучылар һәм тәрбиячеләр ɵчен сɵендек. Унбер ел шул факультетта декан урынбасары булып эшлəү дə студентлар белəн якыннан аралашуда зур ɵлеш керткəн, əлбəттə. Сагындырганнар коллегалар, сɵйлəшеп сүзлəр бетмəде.

Вакыт, əлбəттə бик кыска булды. Тəнəфес тиз узды, секциялəрдə эшне дəвам иттек. Секция утырышында чыгыш ясаучылар арасында балалар бакчаларында татар теленə ɵйрəту буенча тəрбияче булып эшлəүче коллегаларыбыз Зəй шəһəреннəн килгəн Алексеева Венера Васильевна (2006 ел чыгарылыш) узенең чыгышында балаларны татар теленә өйрәтү эшчәнлеге һəм милли тəрбия бирү тәжрибәсе белән уртаклашты. Балалар өчен татар теле – мәктәптә өйрәнелә торган фәннәрнең берсе, димәк, укыту-белем бирүнең гомуми дидактик максатлары бу фән өчен дә үз көчендә. Балаларны татар теленә өйрәтү өчен, иң беренче чиратта, фәнне өйрәнүгә карата укучыларда уңай мотивация тудырырга кирәк. Предметка карата уңай мотивация бала татар телен өйрәнүнең гамәли нәтиҗәсен күргәндә, ягъни татар телендә нәрсәдер әйтә, аңлый, башкаларга үз фикерен җиткерә алганда туа. Тәрбияченең төп бурычы – шушы мотивацияне булдырү һәм саклау, белем бирү процессында үз фәнен шәхескә мәдәни-әхлакый тәрбия бирү, шәхси мөмкинлекләрен үстерү чарасы буларак файдалану, ди Альбина Васильевна. Алабуга шəһəренəн 29 нчы номерлы балалар бакчасында хезмəт куючы коллегабыз Ахмадгалиева Гузəлия Габдрауфовна (2004 елгы чыгарылыш) бу өлкәдә уңышка ирешу өчен ата-аналар белән тыгыз бәйләнештә булу зарурлыгын күтәрде. Балалар бакчасында тырышып татарча сөйләшәбез, өйгә кайткач рус телендә аралашу дәвам итә, дип ачына коллегабыз. Ата-аналарда жаваплылык булдыру кирәклегенә басым ясалды. Казан шəһəреннəн (2005 елгы чыгарылыш) 206 нчы номерлы балалар бакчасы тəрбиячесе Андреева Лейсан Гарафутдиновна чыгышын әхлак тәрбиясе бирүдә халык педагогикасының әһәмияте турында сөйләде, тәжрибәсе белән уртаклашты. Алабуга шəһəренең 38 нче номерлы балалар бакчасы тəрбиячелəре Рабугутдинова Энзилə һəм Саттарова Ильнара Шамильовналарның (2010, 2011 елгы чыгарылыш) чыгышлары мəктəпкəчə яшьтəге балаларны социальләштерүдә татар телен гамәлдә өйрәнүдә беренчел осталык һәм күнекмәләр формалаштыру мөһимлеге турында әйтеп уздылар.

Түбəн Кама шəһəренең 43 номерлы балалар бакчасы тəрбиячесе Миңненбаева Гɵлшат Заһитовнаның (2006 елгы чыгарылыш) чыгышы мəктəпкəчə яшьтəге балаларның социаль–шəхсəн үсеше проблемасына багышланган иде.

Шулай итеп, тəрбиячелəрнең чыгышлары кечкенə баланы җəмгыяви тормышка əзерлəү, җəмгыять һəм дəүлəт талəплəренə җавап бирерлек шəхес итеп тəрбиялəү, милли тəрбия бирү, ана теленə ɵйрəтү алымнары, юллары турында тəҗрибə уртаклашуга юнəлтелгəң иде. Бүгенге дəреслəр, төрле педагогики эшчәнлек оештыруда техник чараларның, технологиялəрнең файдасы, тоткан урыннары турында фикер алыштылар.

Монда алган мəгълуматлар, тəҗрибə алымнары педагогик эшчəнлектə һәр тәрбиячегә файдасын күрсәтер дип ышанасы килә. Конференция дәвамлы булыр, киләсе елда тагын очрашырбыз дигәң теләктә секция утырышын тәмамладык.

Источник информации: мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирү теориясе һәм методикасы кафедрасы п.ф.к., доценты Розалия Миннуллина