27 марта 2023
Без тарихта эзлебез...

24 мартта беренче татар хатын-кыз режиссеры, педагог, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Кәшифә Тумашеваның 120 еллык, режиссер, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Равил Тумашевның 100 еллык юбилейлары, филология фәннәре докторы, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, беренче татар хатын-кыз академигы Диләрә Тумашеваның тууына 97 ел уңаеннан  Институтыбызның татар әдәбияты кафедрасы белән берлектә Кәшифә Тумашеваның туган авылы – Балтач районы Нөнәгәр урта мәктәбендә оештырылган «БЕЗ ТАРИХТА ЭЗЛЕБЕЗ...» дип исемләнгән регионара фәнни-эзләнү конференциясе булып үтте.

Чарада Татар тел белеме кафедрасы профессоры Ф.Ш. Нуриева, доцентлар Р.К. Сәгъдиева, А.Ф. Йосыпов, Татар әдәбияты кафедрасы профессоры Н.М. Йосыпова, Кәшифә Тумашеваның кызы Зөмәррә ханым, гаиләсе белән Равил һәм Диләрә Тумашевларның кызы Ләйсән ханым Тумашева, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының музей мөдире Розалия ханым Чабатова, Татарстанның халык артисты Нуретдин Нәҗмиев, С. Садыйкованың кызы Әлфия Айдарская һ.б. кунаклар, укучылар һәм укытучылар катнашты.

Конференция үзенең эшен биш секциягә бүленеп алып барды, аларда яңгыраган чыгышлар Кәшифә Тумашева, Равил Тумашев һәм Диләрә Тумашева эшчәнлегенең төрле аспектларда өйрәнелүен, бу юнәлештәге эзләнүләрнең киләчәктә дә дәвам итәргә һәм камилләшергә тиешлеген раслады. Укытучылар өчен «Милли мәгариф: бүгенгесе һәм киләчәге» дип исемләнгән түгәрәк өстәл оештырылды. Биредә Р.К. Сәгъдиева, Н.М. Йосыпова бүгенге милли мәгарифнең торышы, программа-дәреслекләрнең төзелеш принциплары турында чыгыш ясады, укытучыларны бу өлкәдәге яңалыклар белән таныштырды.

Конференциянең икенче өлеше Кәшифә Тумашева музеенда дәвам итте. Кунаклар Нөөнәгәр урта мәктәбе директоры А.Г. Сөләйманов, мәктәпнең уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Р.Х. Хәбибуллина, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Т.Р. Габдрахманова җитәкчелегендә Кәшифә Тумашева эзләре буйлап сәяхәт итте, музей экспонатлары белән танышты.  

Чара К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия артисларының Кәшифә Тумашеваның укучысы И.Мәхмүтова пьесасы буенча куелган «Син бит минем бергенәм» спектакле белән тәмамланды.   

 

Татар әдәбияты кафедрасы профессоры Н.М. Йосыпова

Комментарии
Хәбибуллина Рәйсә Харис кызы, Нөнәгәр урта мәктәбе 27.03.23, 13:28
"Без тарихта эзлебез" эзләнү-фәнни конференция оештыруда үзләреннән зур өлеш керткән Татар әдәбияты кафедрасы профессоры Н.М.Йосыповага,Татар тел белеме кафедрасы доценты А.Ф.Йосыповка олы рәхмәтебезне җиткерәбез.Укытучылар өчен «Милли мәгариф: бүгенгесе һәм киләчәге» дип исемләнгән түгәрәк өстәл артында сөйләшүне оештыруда Р.К. Сәгъдиева, Н.М. Йосыпова, Ф.Ш.Нуриеваларның хезмәтләре зур булды. Алар бүгенге милли мәгарифнең торышы, программа-дәреслекләрнең төзелеш принциплары турында район, республика, Киров өлкәсенең Малмыж районы укытучылары алдында чыгыш ясадылар, укытучыларны бу өлкәдәге яңалыклар белән таныштырдылар.