27 марта 2023
Укучыларның Н.И. Лобачевский исем. YIII Бөтенроссия конференциясе

Казан федераль университетында 2023 елның 24 мартында традиция буенча үткәрелеп килә торган Н.И. Лобачевский исем. укучыларның YIII Бөтенроссия (халыкара) конференциясенең көндезге туры үз эшен башлап җибәрде. Конференциянең “PRO-наука” чарасы кысаларында тантаналы ачылышыннан соң, ул икенче көнне институтларда эшен дәвам иттерде. Г. Тукай исем. Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә быел башка секцияләр белән бергә филол.фән.докторы, проф. Ф.С. Сәйфулина рәислегендә “Татар теле һәм әдәбиятының мөһим мәсьәләләре” (8-11 сыйныфлар) һәм филол.фән.докторы, проф. Н.М. Йосыпова рәислегендә “Татар теле һәм татар әдәбияты” (4-7 сыйныфлар) секцияләре эшләде. Әүвәл Актлар залында барлык секцияләрнең көч сынашырга килгән укучылары катнашлыгында институт җитәкчелеге, аның структурасы, белем бирү юнәлешләре, студентлар тормышы белән таныштыру җыелышы булды. Чыгыш ясаучылар мәдәниятләрне, әдәбиятларны һәм туган телләрне саклап калуда бу чараның зур әһәмиятен билгеләделәр һәм укучыларга уңышлар теләделәр.

Секцияләрнең читтән торып эшләү турына хезмәтләре уңай бәяләнеп, алдагы турга үткәрелгән 60 укучының 53е татар теле, татар әдәбияты, халык авыз иҗаты фәннәреннән эзләнү эшләре белән көч сынашты. Быелгы конференциядә мәктәп укучыларының активлыгын уңай тенденция төсендә билгеләргә кирәк. Конференциянең географиясе киң иде: Яр Чаллы, Түбән-Кама, Алабуга һәм Татарстан Республикасының төрле районнарыннан, РФ Чувашия Республикасыннан, Ульяновск өлкәсеннән укучылар катнашты, аеруча Казан шәһәре мәктәп һәм гимназияләренең активлыгы сөендерде. Башка еллар белән чагыштырганда, укучы хезмәтләренең фәнни яктан югарылыгын, төрле характердагы фактик материаллар белән дәлилләнеп, филологик һәм культурологик аспектларда шактый тирән анализ белән аерылып торуын һәм камил презентация, аерым эзләнү эшләренең үзенчәлекле, бай күргәзмә материаллар белән тәэмин ителешен билгеләргә кирәк. Быел татар теленең лексикология тармагыннан эзләнүләр эше шактый күп булып, сайланган темаларның гамәли әһәмияте ассызыклану уңай як буларак ассызыкланырга хаклы. Укучыларның эшләре гомумән уңай бәяләнгән хәлдә, алар арасыннан аерым призлы урыннар күрсәтелде. И. Каюмов (Казан, 11 сыйныф), Д. Мингалиев (Чуваш Республикасы, 11 сыйныф), Җ. Гайнуллина (Ульяновск өлкәсе, 5 сыйныф), Д. Хазиев (Азнакай районы, 10 сыйныф), Н. Абдуллин (Әгерҗе районы, 6 сыйныф) һ.б.ларның чыгышлары жюри әгъзаларында соклану уятты. Конференция 27 мартта ИФМК һәм Югары мәктәпләрнең җитәкчелеге һәм секцияләр вәкилләре катнашында институтның Актлар залында нәтиҗәләр ясау һәм бүләкләр тапшыру тантаналы утырышы белән төгәлләнде.

 

Мәгълүматны татар әдәбияты кафедрасы доценты Т.Ш. Гыйлаҗев әзерләде

Төп төшенчәләр: конференция, татар теле, татар әдәбияты, милли мәдәният, эзләнү эше