27 марта 2023
Актанышта татар әдәбияты һәм сәнгате көннәре

21 март көнне Актанышта шагыйрь, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөхәммәт Мирзаның юбилее уңаеннан татар әдәбияты һәм сәнгате көннәре булып узды. Әдәби десантны Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла җитәкләде. Татар әдәбияты кафедрасы  профессоры Нурфия Йосыпова бер төркем язучылар – Газинур Морат, Факил Сафин, Рөстәм Галиуллин, Әлфия Ситдыйкова, Лилия Фәттахова, Айгөл Әхмәтгалиева, Лилия Гыйбадуллина, Айзирә Имамова белән берлектә әлеге чарада катнашты.

Ркаил Зәйдулла, Мөхәммәт Мирза, Айгөл Әхмәтгалиева «Адымнар» күп телле гимназия–интернатында укучыларга әдәби дәресләр бирделәр. Укытучылар өчен методик конференциядә Нурфия Йосыпова әдәбият укытуның проблемалы аспектлары хакында чыгыш ясады. Шулай ук гимназиядә Шигърият кабинеты ачылды.

Актанышта татар әдәбияты көннәре Илфак Ибраһимовның 70 яшьлек юбилеена багышланган әдәби-музыкаль кичә белән тәмамланды. 

 

Чыганак: Татар әдәбияты кафедрасы