07 марта 2023
4 нче март көнне Казан шәһәренең "179нчы гимназия – мәгариф үзәге"ндә "Габдрахман Әпсәләмов укулары" — фәнни-гамәли конференциясе үтте

Галимнәр, медицина хезмәткәрләре, табиблар хезмәтен һәм тормышын җанлы образларда гәүдәләндергән, укучылар арасында хәзерге көнгә кадәр яратып укыла торган «Ак чәчәкләр» (1966) романы, мәктәп, укытучылар тормышын әхлак проблемалары яссылыгында сурәтләгән «Яшел яр» (1968) романы, студентлар арасындагы интернациональ дуслык элемтәләрен яктырткан «Миңа унтугыз яшь иде» (1968), һәвәскәр рәссамның иҗат эшендәге газаплы кичерешләрен, шатлык-сөенечләрен бәян иткән «Идел хикәяте» (1971) кебек повестьлар, шул заманның тормыш чынбарлыгы төрле яклап чагылыш тапкан дистәләрчә хикәяләр, очерклар, әдәби-тәнкыйть мәкаләләре, публицистик язмалар һәм истәлекләр авторы Г.Әпсәләмов, үз заманының гаять киңкырлы язучысы иде. Әлеге иҗат юнәлешләре “Габдрахман Әпсәләмов укулары” — VI шәһәр фәнни-гамәли конференциясе кысаларында төрле яклап яктыртылды.

Фәнни-гамәли конференциягә эшләр түбәндәге юнәлешләр буенча кабул ителгән иде:

  1. Татар әдәбияты тарихи-мәдәни аспектта;
  2.  Тел һәм сөйләм культурасы;
  3. Туган як тарихы, сәнгать.

Жюри составында КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтыннан филология фәннәре докторы Ләйлә Минһаҗева  да бар иде. Ул  Г.Әпсәләмовның тормыш һәм иҗат юлы турында һәм Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбе хакында сөйләде.

Источник информации: Минһаҗева Ләйлә Ихсановна