Сабый чактан башлап, кеше үз гомерендә зур күләмдә мәгълүмат һәм белем туплый, һәм ул озак вакытларга кадәр аның хәтерендә саклана, берничә еллар дәвамында өйрәнгән формулалар, исемнәр, җыр-шигырьләр хәтереннән чыкмый. Ул үзенең ерак балачагын, күптән укыган китаплар эчтәлеген яхшы хәтерли, таныш вакыйгаларны күз алдына китерә.
Әгәр кеше һәрнәрсәне – кирәген дә, кирәкмәгәнен дә – хәтерендә саклый торган булса, аңар бик кыенга туры килер иде. Бәхеткә каршы, кирәкмәгән, әһәмиятсез вакыйгалар хәтердән чыга, онытылып бара. Оныту – хәтернең бер сыйфаты. Тора-бара ул тискәре күренешкә дә әйләнергә һәм кешене уңайсыз хәлләрдә калдырырга мөмкин. Тирән үзләштерелгән белемнәр дә вакытлар үтү белән онытылучан. Ләкин ул барыбер эзсез югалмый. Бик күп хәлләрне һәм фактларны чагыштырып, зур ихтыяр көче белән кеше элек белгән һәм кичергән вакыйгаларны хәтеренә төшерә ала. Искә төшерү – хәтернең уңай күренеше.
Кеше хәтерле булып тумый, ул да аның белән бергә үсә һәм камилләшә бара.
Баланың хәтерен камилләштерү һәм үстерү – ата-ананың мөһим бурычы. Баланың укырга кергәндә үк инде, үзенә күрә тәҗрибәсе, тәэсирләре була. Кайбер ата-аналар балаларның хәтерләре булмаудан, тиз онытуларыннан зарланалар. Ә бу балаларның хәтерләрен кече яшьтән үк эшкә җигәргә өйрәнмәүләреннән килә.
Өлкәннәрнең балалар белән еш аралашуы, алар белән тормыш, дөнья хәлләре турында әңгәмәләр үткәрүе балаларның хәтерләрен тагын да камилләштерүгә ярдәм итә.
Хәтерләү – ул, барыннан да бигрәк, үткәндәге вакыйгаларның мәгънәсенә, асылына һәм эзлеклелегенә төшенү. Хәтерләү – кабатлаулар һәм күнегүләр аша белемне аңга, зиһенгә сеңдерү. Формулаларны истә калдыру өчен бик күп исәпләүләр ясарга, мәсьәләләр чишәргә кирәк. Шигырьләрне яттан сөйләү өчен аны башта өлешләп, соңыннан тулысынча (берничә тапкыр кабатлыйлар. Балалар еш кына, дәресне истә калдырдым һәм инде аны өйрәнеп, кабатлап тормасам да ярый, дип уйлыйлар. Ә бу – балаларның хәтерләүләре тиешле дәрәҗәдә эшкә җигелмәвен күрсәтә. Хәтергә сеңдерү, өйрәнү еш кына ятлауга кайтып кала, яттан сөйләү – хәтерне, фикерләү сәләтен, киресенчә, тоткарлый гына. Шуңа күрә баланы уйлый белергә, фикер йөртергә, дөрес үзләштерергә, шулай ук аларны сабыр һәм игътибарлы булырга өйрәтү – гаиләнең һәм мәктәпнең төп бурычы.