22 февраля 2023
Туган телләр көнендә – театрга сәяхәт

21 февраль – Халыкара туган телләр көнендә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты татар әдәбияты кафедрасы Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбе татар филологиясе һәм педагогик белем бирү юнәлеше студентлары белән театрга сәяхәт оештырды.

Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында бу көн Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә дәүләт татар драма театры тарафынна 19 гасырның икенче яртысы язучысы Заһир Бигиевның “Өлүф, яки Гүзәл кыз Хәдичә” әсәре буенча спектакль тәкъдим ителде. Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрының баш режиссеры Ренат Әюпов тарафыннан куелган әлеге тамаша татар әдәбияты тарихында беренче детектив жанрда язылган әсәргә нигезләнгән булуы белән дә укытучы һәм студентларда зур кызыксыну тудырды. Режессерның эше, актерларның уйнау осталыгы, сәхнә бизәлеше, аерым детальләр әсәрнең төп фикерен, вакыйгалардагы вакыт үзенчәлеген тамашычаларга җиткерүгә хезмәт итте.

 

Чыганак: татар әдәбияты кафедрасы.