22 февраля 2023
Яшьләр туган телләр сагында

2023 елның 21 февралендә Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында ел да үтә торган “Төрки лингвокультурология: проблемалар һәм перспективалар” дип аталган халыкара конференция узды. 14 нче тапкыр уздырыла торган әлеге чарада илнең төрле төбәкләреннән, аерым алганда Татарстан районнары һәм шәһәрләрендә, Саха Якутия, Таулы Алтай, Дагыстан республикаларында укучы яшьләр катнашты. Конференциядә күтәрелә торган проблемаларга чит ил, мисал өчен, Казахстан, Үзбәкстан, Төркия, Кытай яшьләренең дә битараф калмавы игътибарга лаек. Быел катнашучылар саны 170 кешедән артып китте.

Конференциянең ачылыш тантанасында катнашучыларны Филология һәм мәдәниятара багланышлар Институтның директоры Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Милли мәгариф бүлеге җитәкчесе Энҗе Хәбир кызы Гыйззәтуллина, Институтның Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Хәмит улы Мирзаһитов сәламләде, алар яшь тикшеренүчеләргә зур фәнни ачышлар һәм конференция эшендә уңышлар теләде.

Татарстан Республикасында 2023 ел Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан, Россия рәссамнар берлеге әгъзасы, күп кенә чит илләрдә күргәзмәләр оештырган рәссам-каллиграф Гөлназ Исмәгыйлованың чыгышы һәм күргәзмәсе зур кызыксыну уятты.

Пленар утырышта филология фәннәре докторы Л.И.Минһаҗева, филология фәннәре кандидатлары Ф.Р.Сибгаева, М.М.Хәбетдинова докладлары тыңланды; Төркиянең Карс шәһәрендәге Кавказ университетында чордаш төрки телләр һәм әдәбиятлар бүлеме укытучысы, филология фәннәре кандидаты Чулпан Зарипова-Четин белән видеоэлемтә дә гаять урынлы булды. Мәктәп укытучылары өчен «Хәзерге мәктәптә балалар әдәбиятын өйрәнү мәсьәләсе» темасына М.М.Хәбетдинова методик семинар үткәрде.

Секция утырышларыннан соң катнашучылар игътибарына Г.Кариев исемендәге театр бинасында Минзәлә татар дәүләт драма театрының З.Бигиев әсәре буенча куелган “Өлүф яки гүзәл кыз Хәдичә” спектакле тәкъдим ителде.

 

Мәгълүмат чыганагы: гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты Нурмөхәммәтова Р.С.