22 февраля 2023
Татар милли педагогикасы фәнни-белем бирү үзәге тәкъдим итә. этнопедагогика һәм милли мәгариф

Татарстан Республикасы халыклары телләре турындагы Законны һәм ТР халыкларының  телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча ТР Дәүләт программасын тормышка ашыру эшләре мәктәпләргә яңа уку елында да 3 юнәлештә алып барылачак. Һәр юнәлешнең үз максатлары, бурычлары, үзенчәлекләре мәгълүм. Алар билгеле программа һәм  дәреслекләр буенча укытыла. Хәзерге шартларда укытучыларның белемен күтәрү, аны камилләштерү – иң мөһим проблемаларның берсе. Аны тормышка ашыру исә укытучыдан, үз шәхесенә тәнкыйть күзлегеннән карап, яңалыкка омтылуны, заман сулышын тоеп, белемен өзлексез камилләштерүне, укыту-тәрбия процессына иҗади якын килеп эшләүне таләп итә.

КФУның укыту һәм тәрбияләү методологиясе кафедрасы, ТР фән һәм мәгариф министрлыгы яңа уку елында Татарстан читтә яшәүче татар баласының язмышы, киләчәге турында кайгыртып, аның милли аңын һәм горурлыгын формалаштыру уңаеннан милли мәгариф концепциясенә нигезләнгән эшләр башкаруны планлаштыра. Шушы максаттан безнең институтның кафедрасы һәм лабораториясе укытучылар өчен үткәрелә торган курсларда халкыбызның үткәне, гореф-гадәтләре, халык авыз иҗаты һәм башка милли рухи кыйммәтләргә аеруча игътибар итәчәк.

XX  гасыр башында ук Галимҗан Ибраһимов, Гаяз Исхакый, Габдулла Тукай, Фатих Әмирхан һ.б. әдипләребез яшь буынга милли тәрбия бирүдә туган әдәбиятыбызның әһәмиятен билгеләп үткәннәр. Чөнки шул вакытта ук әдәбият милли тәрбия чарасы буларак кулланылган – яшь буынга  милли тәрбия бирүнең иң үтемле һәм нәтиҗәле чарасы итеп каралган. Хәзерге көндә безнең галимнәребез һәм методистлар шушы юнәлештә уңышлы гына эшләп килә.

Татар мәктәп-гимназияләрендә һәм рус мәктәпләренең татар төркемнәрендә әдәбият укытуның тагын бер мөһим бурычларыннан берсе – укучыны китап укырга һәм укыган әсәргә анализ ясарга өйрәтү. Әгәр укучы теләсә нинди әсәрне укып бәяләргә, ягъни аның язу максатын, тема, проблема, идеядә чагылган эчтәлеген, төзелешен, образлар системасын, автор кулланган күптөрле алымнарны, сурәтләү чараларын мөстәкыйль билгеләргә өйрәнә икән, ул матур әдәбиятны гомерлек юлдашы итә, аннан рухи көч алып яши. Шуңа күрә, әдәбият укыту методикасының асылын тәшкил иткән форма, метод, алым, чара кебек эш төрләрен берләштергән билгеле бер система булдыру укытучыга да, укучыга да бик файдалы булыр иде. Чөнки олимпиадаларның нәтиҗәләре бу өлкәдә әле нык кына эшләү кирәклеген раслый.

Татар теле дәресләрендә грамматик анализга һәм грамоталыкка тиешле игътибар җитми. Дәресләрдә морфологик анализ, мәсәлән, синтаксис анализ яисә лексик-стилистик анализ белән тыгыз бәйләнештә алып барылса, эш тагын да нәтиҗәлерәк булыр, укучыларның фикерләү сәләте, фән белән кызыксынуы үсәр, укучы еллык материалны эзлекле һәм нык үзләштерер иде.

Укучыларның сөйләм культурасын, грамоталыгын арттыру өчен морфология, гади һәм кушма җөмлә синтаксисын өйрәнү барышында орфоэпияне, бигрәк тә интонацияне һәм пунктуцияне, паузаны үзләштерүгә дә игътибар итү сорала.

 

Источник информации: Әнвәр Хуҗиәхмәтов, Дәниф Әхмәтҗанов