20 февраля 2023
КФУ укытучылары ярдәме белән, Балтач районында Муса Җәлил исемендәге республикакүләм фәнни-гамәли конференция узды

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгы, патриот шагыйрь Советлар Союзы Герое - Муса Җәлилнең тууына 117 ел тулу уңаеннан 17 нче февральдә Балтач районы “Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе”ндә Муса Җәлил исемендәге республикакүләм фәнни-гамәли конференция үтте. 2011 нче елда башланган бу чара Муса Җәлилнең иҗатын тирәнтен өйрәнү, пропагандалау, укучыларда фәнни-тикшеренү күнекмәләрен формалаштыру, халкыбызның батыр уллары турында сөйләп, укучыларны өлкәннәр үрнәгендә тәрбияләү, буыннар бәйләнешен тәэмин итү, фәнни эзләнүләрендә иҗадилыкка омтылышларын булдыру, сәләтле балаларны ачыклау һәм аларның үсеше өчен шартлар тудыру максатыннан уздырыла.

Конференция 8-11нчы сыйныф укучылары өчен оештырылды. Укучыларның эшләрен бәяләүдә Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты галиме, профессор  Минһаҗева Ләйлә Ихсан кызы да катнашты.

Конференциядә катнашучылар “Себер тракты тарихы һәм Муса Җәлил музее”нда экскурсиядә булдылар, Карадуган гимназиясендә Россиядә Укытучылар һәм остазлар елына һәм Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланган бай эчтәлекле күргәзмәләр белән таныштылар. Укучылар “2023нче ел - Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан хәзерге заман язучыларыныӊ әсәрләрендә гореф-гадәтләрнең чагылышы”, “Батырлык еллар һәм гасырлар белән генә чикләнми”, “Хәзерге заман язучыларның әсәрләрендә патриотик тәрбиянең чагылышы”, “Җәлилнең көрәштәшләре – үлемсез” дип исемләнгәнн секцияләрдә чыгыш ясадылар. Җиңүчеләр Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломнары белән бүләкләнделәр, аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Источник информации: Мингазова Ляйля Ихсановна, доктор филологических наук, профессор кафедры татарской литературы ИФМК КФУ