20 февраля 2023
"Шатлык җырым син минем..."

18 нче февральдә М.Җәлилнең музей-квартирасы белән берлектә  Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, Бөек Ватан сугышының легендар каһарманы, шагыйрь  Муса Җәлилнең тууына 117 ел тулу уңаеннан  «Шатлык җырым син минем...» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Кичә кысаларында Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе студентларының шагыйрьнең кызы Чулпан Муса кызы Җәлилова белән очрашуы булды.

Кичәдә  Чулпан ханым әтисе турында истәлекләре белән уртаклашты, Җәлил гаиләсе кичергән авыр еллар хакында сөйләде. Әлеге искиткеч җылы очрашуда студентлар М.Җәлилнең шәхесе белән тагын да якынрак танышты, аны, шагыйрь булудан бигрәк, әти, гаилә башлыгы, шәхес буларак ачты. Чулпан ханым әтисе белән бергә үткәргән бәхетле балачагы, аерылу мизгелләре, әтисенең исеме аклану еллары турында җентекләп сөйләде. Үзенең Казан шәһәре белән бәйле истәлекләре белән уртаклашты, сугыш чорында шәһәрдә булган вакыйгаларга тукталды. Әлеге чарада студентлар үзләрен кызыксындырган бик күп сорауларга җавап таптылар. Кичәдә М.Җәлилнең төрле елларда язылган шигырьләре укылды, җырлар яңгырады.

М.Җәлилнең үз иҗаты кебек үк җылы, мәгълүматлы һәм патриотик эчтәлекле бу кичә студентларның хәтерендә озак сакланыр әле.  

 

Чыганак:  Н.М. Йосыпова, татар әдәбияты кафедрасы профессоры