20 февраля 2023
"Шигыремдәге чынлык, ут һәм сөю яшәвемнең бөтен мәгънәсе..."

19 нчы февральдә Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында М.Җәлилнең тууына 117 ел тулу уңаеннан «Шагыйрь һәм музыка» дип исемләнгән Халыкара музыкаль-шигъри фестивальнең Гала-концерты булып үтте.

Муса Җәлил исемендәге «Шагыйрь һәм музыка» Халыкара музыкаль-шигъри фестивале быел икенче тапкыр уздырылды. Фестиваль «Арт-линия» Россия сәнгатькә ярдәм фонды тарафыннан Татарстан Хөкүмәте катнашында оештырыла. Быел аның сайлап алу турлары Татарстанның Казан, Әлмәт, Түбән Кама, Бөгелмә шәһәрләрендә, шулай ук Мәскәү шәһәрендә үткәрелде. Проектның авторы һәм концерт программаларының режиссеры – Муса Җәлилнең оныгы Татьяна Малышева. Әлеге фестивальнең үзенчәлеге шунда: анда шагыйрьнең әсәрләре укылу белән бергә төрле уен коралларында классик музыка яңгырый.

Гала-концертны ачып җибәреп, Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Данил улы Натфуллин аның яшь буынны тәрбияләүдәге әһәмиятенә аерым басым ясап үтте. Кичәне йомгаклау чыгышында Татарстан премьер-министры урынбасары Ләйлә Ринат кызы Фазлыева М.Җәлил шәхесенең, иҗатының әһәмиятенә, әлеге фестивальнең шагыйрь иҗатын яшь буында популярлаштырудагы роленә тукталды.

Гала-концертта Халыкара фестивальнең быелгы лауреатлары чыгыш ясады. Шунысы куанычлы: алар арасында Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе студентлары да бар. «Була кайчак» шигырен укып, Ризәлә Гыйләҗева, «Җырларым» шигырен төрле телләрдә яңгыратып, Ризәлә Гыйләҗева, Ләйлә Алимбәкова, Ильмира Нургалиева, Зилә Зәйдуллина, Алсу Зәйдуллина, Мансур Ибраһимов, Ралиф Гыйздәтуллин быелгы фестивальнең лауреатлары булган иде.  Аларның чыгышы гала-концертта да тамашачылар тарафыннан яратып тыңланды, җылы кабул ителде.

Гала-концертта шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлилова, оныгы Татьяна Малышева-Җәлил һәм оныкчыгы Елизавета Малышева-Җәлил дә катнашты.  

 

Чыганак: Н.М. Йосыпова, татар әдәбияты кафедрасы профессоры