20 февраля 2023
Педагогик процесска бәяләмә

Билгеле булганча, сыйныф коллективын өйрәнү уку елы ахырында укучыларга педагогик характеристика (бәяләмә) төзү белән төгәлләнә. Характеристика, кагыйдә буларак, тугызъеллык һәм урта мәктәпне тәмамлап чыгучыларга гына төзелә. Ләкин бу әле сыйныф коллективын, аерым укучыларны өйрәнү эше чыгарылыш сыйныфларында гына алып барыла дигән сүз түгел. Укучыларны өйрәнү – сыйныф җитәкчеләренең көндәлек эше. Шуңа күрә тәҗрибәле сыйныф җитәкчеләре барлык сыйныфларда да педагогик бәяләмә язалар. Бу – бик табигый, чөнки укучыларны өйрәнү нәтиҗәләрен гомумиләштерүдә һәм тәрбия эшләрен оештыруда әлеге документның роле зур. Яңа билгеләнгән сыйныф җитәкчесе өчен дә ул бик кирәк, чөнки аңа укучылар коллективын өйрәнүне характеристикалар белән танышудан башларга мөмкинлек бирә.

Бәяләмә язу өчен материал туплауга укучыларның үзләрен тарту, гадәттә, IX сыйныфта башлана. Характеристикада укучының сәяси аңлылыгы һәм иҗтимагый активлыгы, культура дәрәҗәсе, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүе, белем алуга, теге яки бу һөнәргә булган омтылышы һ.б. күрсәтелә. Болай эшләү укучы турында шактый тулы һәм объектив бәяләмә язарга ярдәм итә. Характеристика башта барлык укучылар катнашында сыйныф җыелышында тикшерелә өстәмәләр, төзәтмәләр кертелә, аннары педсовет утырышында раслана.

Характеристика язганда укучының «Гомуми урта белем мәктәбе уставы», «Укучылар өчен кагыйдәләр», «Гомуми белем мәктәпләрендә укучыларны сыйныфтан сыйныфка күчерү һәм чыгарылыш турындагы инструкция» нигезендә мәктәпне тәмамлаучыларның характеристикаларына гомуми мәгълүматлар (яше, гаилә тәрбиясе үзенчәлекләре); укуга мөнәсәбәте (омтылышы, сәләте, кызыксынулары, фикер йөртү үзенчәлеге), танып-белү активлыгы, хезмәткә карашы, профессиональ омтылышы һәм кызыксынулары, җәмгыятькә файдалы һәм җитештерүчән хезмәттә, мәктәп коллективы-ның хезмәт эшчәнлегендә катнашуы, сыйныф, мәктәп коллективына карашы, оештыручанлык күнекмәләре; үз-үзен тоту культурасы, дисциплинасы, ихтыяр сыйфатларының, характер билгеләренең үзенчәлекләре, физик үсеше, сәламәтлеге кебек мәгълүматларның теркәлүен таләп итә.

Источник информации: Әнвәр Хуҗиәхмәтов, Дәниф Әхмәтҗанов