Баланың шәхес булып формалашуына гаилә белән мәктәп зур йогынты ясый. Яшь буынны укыту-тәрбияләүнең сыйфатын тагын да күтәрүне ата-аналар белән эшне камилләштерүдән, аларның педагогик культурасын үстерүдән башка күз алдына китереп булмый.
Ата-аналарның педагогик культурасын күтәрү – бала тәрбияләүнең психологик һәм педагогик нигезләре белән тирәнрәк таныштыру ул.
Бу җәһәттән һәр мәктәптә диярлек ата-аналарның педагогик культурасын күтәрүнең билгеле бер системасы булдырылган: педагогик белем университетлары оештырылу, әти-әниләр җыелышлары уздырылу, укытучыларның өйләрдә булулары, бала тәрбияләү турында киңәшләр бирү һ.б. Радио, телевидение буенча да гаиләдә бала тәрбияләүнең төрле яклары яктыртыла. Әмма бу эш системасында җитди кимчелекләргә дә юл куела.
Әйткәнебезчә, ата-аналарның педагогик культурасын үстерүдә педагогик белем университетлары һәм ата-аналар җыелышлары зур урын алып тора. Ләкин еш кына әлеге университетларда лекцияләрне залда утыручы ата-аналарны да, аларның балаларын да белмәүче лекторлар укый. Андый лектор бала тәрбияләүнең теоретик нигезләрен әйбәт белсә дә, ата-аналарны кызыксындырган мәсьәләләрне конкрет күз алдына китерә алмау сәбәпле, сөйләшүне гомуми төстә генә алып бара, тыңлаучыларга шул яшьтәге балаларны ничек тәрбияләү турында файдалы киңәшләр бирә алмый. Андый лекцияләргә, гадәттә, ата-аналарның 70 проценты чамасы гына йөри. Тагын шунысы да мәгълүм: бер лекцияне тыңлаган ата яки ана икенчесендә төрле сәбәпләр табып катнашудан читләшергә мөмкин. Шулай итеп, ата-аналар эзлекле, тулы, көндәлек тәрбия эшендә кулланырлык төгәл мәгълүмат ала алмыйлар. Еш кына педагогик белем университетларында ел саен бер үк лекция укыла (чөнки ул тема буенча яхшы әзерлекле лектор бар), ә башка бик кирәкле темалар бөтенләй диярлек читтә кала.
Ата-аналар җыелышларында да күп вакытта сыйныф җитәкчесенең педагогик киңәшләре: «Улыгыз дәрес әзерләми килә», «Кызыгыз дәрестә тәртип боза, чара күрегез!» - дип кисәтүдән ары узмый. Гаилә белән мәктәп күп эшләсә дә, ата-аналарны тиешле педагогик белемнәр белән коралландыру, гаиләдә тәрбия эшен яхшырту бүгенге көн таләпләренә җавап бирми.
Тикшеренүләр һәм тәҗрибә күрсәткәнчә, ата-аналарның педагогик культурасын үстерүнең төп юнәлеше – аларга сыйныфлап гомуми педагогик белем бирү. Бу очракта барлык ата-ана да бердәм программа нигезендә эзлекле педагогик белем ала. Лекцияләрдә, педагогик бәхәсләрдә, сөйләшүләрдә бары тик шул сыйныф укучыларының әти-әниләре катнаша һәм аларга шул яшьтәге балаларны тәрбияләү турында төгәл, конкрет киңәшләр бирелә, эшне шулай оештыру нәтиҗәсендә ата-аналар педагогик белемнәрне үзләштерәләр һәм улы яки кызы белән бер сыйныфтан икенчесенә «күчеп» баралар.
Эш урыннарында, мәдәният йортларында, китапханәләрдә ата-аналарның педагогик культурасын күтәрү эше төрле формаларда, һәркем өчен уңайлы көндә һәм билгеле бер сәгатьтә оештырыла.
Һәр мәктәптә ата-аналарның педагогик культурасын күтәрү эшен даими алып баруга ирешергә кирәк. Бу проблеманы хәл итүдә гаилә, мәктәп һәм җәмәгатьчелекнең бергәләп эшләве уңай нәтиҗә бирә.