Балаларның холыксызлыгы, үҗәтлек күрсәтүе, үзсүзлелеге, ягъни бер сәбәпсез, кирәксә-кирәкмәсә дә нидер таләп итүләре, өлкәннәргә каршы төшүе, нигезсез теләк белдерүләре балаларның көйсезләнүе дип атала.
Көйсезләнү, кирелек, үзсүзлелек еш кына баланың яшь үзенчәлегенә бәйле, мәктәпкәчә яшьтәге һәм башлангыч сыйныфта укучы балаларның нерв системасы какшаган яки ныгып җитмәгән була.
Бала, әлбәттә, бер сәбәпсез генә көйсезләнми. Кайвакытта ул бик нык арый, аның йокысы килә яки авырый. Шуннан соң бала көйсезләнә башлый. Мондый очракларда балага ял итү яки табиб ярдәме кирәк.
Көйсезләнүнең төп сәбәбе – дөрес тәрбия бирмәү. Моны гади бер мисалда карап үтәргә мөмкин. Бала әнисеннән тыныч кына сорый: «Әни, уенчыкны бир әле, уйнарга чыгыймчы». Бу үтенечкә әнисе, үз эшеннән аерылмыйча, салкын гына җавап бирә. Бала күпме генә сораса да һаман бер үк җавапны ала. Шуннан соң ул кычкыра, сикерә, тыпырчына, йодрыгы белән суккаларга тотына. Ә ана кеше баланың мондый хәлен күреп, куркуга кала: «Ул бигрәк нервлы», - ди. Яки анага бала бик кызганыч булып тоела. Ул: «Бигрәк күңеле төште, үпкәләде», - дип уйлый. «Нәрсә уйларлар инде алар бу тавышны ишетеп», - дип, әни кеше күршеләреннән ояла башлый. Шул сәбәпле ул: «Ярый, ал уенчыкны, тик тавышланма», - ди. Яки «Ярый, синеңчә булсын, уйнарга чык», - дип «котылмакчы» була. Бала көйсезләнеп анасын җиңеп булуын сизеп ала.
Мондый очракта ата-аналарга ни эшләргә соң? Бу очракта нык торырга, түземле булырга, иң яхшысы баланың сораганын тыныч кына үтәргә, тыңларга яки сораганын үти алмавының сәбәбен аңлатырга кирәк. Гаиләдәге үзара яхшы мөнәсәбәтләр, ата-ананың дөрес таләпләре баланың көйсезләнүенә урын калдырмый.