Мәктәптә, уку йортында белем бирүче, нинди дә булса фән алып баручы, фикерләүче, җәмәгать эшлеклесе, тормышта балаларга үз юлларын табарга булышучы һәм аларда дөньяга караш, инанулар тәрбияләүче, үзенең яшәү тәҗрибәсе белән аерым шәхес тәрбияләүдә тирән эз калдыручы, бала күңеленә иң якын кешене Укытучы дип атыйлар.
Педагогик мәгънәдә әйткәндә, укытучы – укыту-тәрбия эше алып баручы белгеч ул. Аның җәмгыять тормышындагы урыны һәм бурычлары бик җаваплы. Укытучы дәрестә белем дә бирә, шулай ук ата-ана белән бәйләнештә тора. Укытучылар балаларны укытуга һәм тәрбияләүгә гаять күп көч сарыф итәләр.
Кайбер ата-аналар: «Без эштә, өйдә эшлибез, балалар тәрбияләр-гә вакытыбыз юк, мәктәп бар – ул тәрбияләсен», дип фикер йөртәләр. Мондый мөнәсәбәт бала тәрбиясенә зур зыян китерә. Мәктәп һәм гаилә баланы тәрбияләүдә бергәләп эшли. Укытучы ата-анага һәрвакытта да баласының уңай һәм җитешсез якларын аңларга ярдәм итә, кирәкле киңәшләр бирә. Укытучы киңәшләренә колак салу – ата-ананың мөһим бурычы. Менә шуңа күрә һәр гаиләдә укытучыга карата мәхәббәт һәм ихтирам хисе тәрбияләү зарур.