08 февраля 2023
Яшь буынга - саулык

Мәгариф системасында - урман-сәламәтләндерү мәктәбе – тулы булмаган урта мәктәп статусына ия. Анда туберкулез, ревматизм, нерв авыруларыннан интеккән балалар уку чиреге яки ел дәвамында белем алалар һәм сәламәтлекләрен ныгыталар.

Урман-сәламәтләндерү мәктәбе гадәттә шәһәр тирәсендәге берәр нарат урманы эчендә яки урман янында, якты верандалары, террасалары һәм ачык павильоннары, сыйныф һәм йокы, ял бүлмәләре булган биналарга урнаша.

Балалар саф һавада уйныйлар һәм йоклыйлар. (Җәй көне агачлар күләгәсендә, кыш көне махсус верандаларда йокы капчыкларында).

Көндәлек режимның үтәлешенә бик нык игътибар ителә. Урман-сәламәтләндерү мәктәпләрендә укыту-тәрбия эше гадәти мәктәпләр программасы буенча алып барыла.

Мәктәп белән директор-педагог җитәкчелек итә. Анда педагоглар белән беррәттән, табиб-белгечләр һәм шәфкать туташлары да эшли.

Урман-сәламәтләндерү мәктәбенә урнашу тәртибе мондый: 1) гадәти мәктәп һәм урындагы шифаханә укучыны махсус сайлау комиссиясенә җибәрә; 2) комиссия нәтиҗәсеннән соң бала урман-сәламәтләндерү мәктәбенә килә; 3) бала, сәламәтлеген ныгытып, үзенең мәктәбенә кайта һәм анда укуын дәвам итә.

Источник информации: Әнвәр Хуҗиәхмәтов, Дәниф Әхмәтҗанов