07 февраля 2023
Иннополис лицее укучылары өчен ИФМК доцентлары филология һәм IT технологияләр арасындагы багланышлар хакында лекция укыды

Россиядә Фән һәм технологияләрнең 10 еллыгы һәм Россия фәне көне уңаеннан институтыбыз галимнәре төрле лекцияләр белән чыгыш ясыйлар. Татар әдәбияты кафедрасы доценты Г.Р.Гайнуллина һәм билингваль һәм цифрлы белем бирү кафедрасы доценты Б.Э.Хәкимов Иннополис шәһәрендәге лицейда югары сыйныф укучыларына “Филологиядә IT технологияләр” дип исемләнгән лекция тәкъдим иттеләр. Лектор Булат Эрнестович Хәкимов филология һәм IT арасындагы бәйләнешләр хакында институттагы белгечлекләр, лабораторияләр эшчәнлеге мисалында кызыклы чыгыш ясады. Лектор үз чыгышында югары классларга  IT өлкәсендәге яңалыкларны җиткерде. Укучыларны аеруча сүзлекләр, аерым алганда, ТаtSoft  кызыксындырды. Шулай ук укучылар математик модельләштерү өлкәсендәге мәсәләләр чишеп карадылар. Аларның игьтибарын иң җәлеп иткәне – социаль челтәдәге мәгълүматларга карап, кешенен киләчәктә ни дәрәҗәдә уңышлы булачагын фаразлау белән бәйле программа булды. Гөлфия Расилевна Гайнулина профориентацион чыгышында безнең институтта IT өлкәсенә бәйле реальләштерелә торган юнәлешләр хакында сөйләде, якынлашып килүче Фән көне белән тәбрик итте. Иннополис лицее җитәкчелеге исеменнән директор урынбасарлары Арман Артурович Костонян һәм Илдар Сәгыйтович Вәлиев  лекторларга рәхмәт җиткерде

 

Чыганак: ИФМКның татар әдәбияты һәм билингваль һәм цифрлы белем бирү кафедралары