19 декабря 2022
Ачык ишекләр көне узды

17 декабрь көнне Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты булачак студентлар өчен үзенең ишекләрен ачты. Абитуриентлар һәм аларның әти-әниләре, укытучылар институт тормышы һәм яңа уку программалары белән таныштылар.  

Килгән кунакларга институт буенча экскурсия уздырылды. Алар татар рухын җанландырган "Манзара" күргәзмәләр залында, уку-укыту өлкәсендә цифрлы технологияләр кулланучы EduTech үзәгендә, студентларның яраткан урыны — китапханә һәм уку залы белән таныштылар.  

Актлар залында очрашу Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының директоры, филология фәннәре докторы, профессор Җамалетдинов Рәдиф Рифкать улының чыгышы белән башланып китте. Ул булачак студентларны уку йортының эшчәнлеге белән таныштырды, 2023 елда гамәлгә ашырылачак программалар турында сөйләде.

Бигрәк тә Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында киләсе уку елында ачылачак “Нәшрият эше: мәгълүмати мохит дизайны” (“Издательское дело. Дизайн информационной среды”) юнәлешенә аерым игътибар бирелде. Әлеге программаның партнерлары Татарстан китап нәшрияты һәм «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы вәкилләре абитуриентлар каршында чыгыш ясадылар.  Бу оешмалар белән Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты күптән хезмәттәшлек итә, яңа уку программасы кысаларында бу элемтә тагын да ныгыр дип ышанабыз.

Ачык ишекләр көненең тагын бер үзенчәлекле вакыйгасы: Татаристика һәм сәнгать белеме кафедрасының өлкән укытучысы Зарипова Лилия Ренат кызы студентлар белән берлектә эшләнгән яңа төр татар шрифтларын тәкъдим итте. Әлеге шрифтлар үзләрендә заманча стиль һәм шул ук вакытта гарәп графикасын да, татар орнаментларын да җанландыралар.

Очрашу ахырында “Татмедиа” агентлыгының PR директоры Сафина Ләйсән Наил кызы: "Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында  белем алучы студентларның югары квалификацияле белгеч булуларына ышанабыз һәм үзебездә көтеп калабыз", — диде.

Ачык ишекләр көненең икенче өлеше аудиторияләрдә дәвам итте. Укытучылар каршында  Лев Толстой исемендәге чит ил һәм рус филологиясе югары мәктәбе, Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбе, И.А. Бодуэн де Куртенэ исемендәге рус теле һәм мәдәниятара багланышлар югары мәктәбе укытучылары чыгыш ясады.

 

Ләйлә Мифтәхетдинова, 1 курс.