02 декабря 2022
Бер җылы сүз көтәм…

30 ноябрь көнне Кукмара районының  үзәк китапханәсендә регионара “Рифә Рахман укулары”ның йомгаклау конференциясе үтте. Конференция эшендә укучылар, укытучылар һәм китапханә хезмәткәрләре катнашты. Конференциянең беренче туры читтән торып, сентябрь-октябрь айларында үткән иде. Икенче турда, жюри составында, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының әдәбият кафедрасы профессоры Ләйлә Минһаҗева, Татарстан язучылар союзы рәисенең урынбасары, шагыйрь Рифат Җамал катнашты.

Остазын шәкертебез, хәзер инде Кукмара Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Әхмәтшина Айгөл Мәсхүт кызы да тәбрикләде.

 

Чыганак: Ләйлә Минһаҗева