23 ноября 2022
Үз телеңне белмәү – хурлык ("Сөембикә" журналы, 15 сентябрь 2022)

Туган телеңне өйрәнергә бервакытта да соң түгел. Теләгең булса, чит кыйтгаларда яшәвең дә комачау итми. Гёттингинда яшәүче Ярослава ЕГАИ фәнни диссертациясен яклаганнан соң татар телен өйрәнә башлаган. «Үземнең татар икәнемне белеп яшәдем, телемне белмәгәнгә бик хурландым. Менә хәзер кем икәнемне аңлар өчен өйрәнәм», – ди ул. 


Ярослава, аңлавымча, сездә татар каны ага? 
 – Минем әби-бабайны гаиләләре белән сәяси карашлары өчен Себергә сөргәннәр. Шул рәвешле, Татарстан белән бәйләнешебез өзелгән. Әбием гел татарча гына сөйләшә иде. Кемеровада рус мохитендә яшәсә дә, русча сөйләшергә өйрәнә алмады. Кызганыч, балаларының исемнәрен бозып, русчалаштырып язганнар. Шулай да телләрен онытмаганнар. Әти туганнары белән татарча сөйләшә. Без русча сөйләшеп үстек. Үсмер вакытымнан ук татар телен өйрәнү теләгем бар иде. Уку, аспирантура, чит илгә күченү, аннан тагын аспирантура, диссертация язу сәбәпле һаман кичектерергә туры килде. Менә хәзер өйрәнергә ныклап тотындым. 


Димәк, сез татар телен күңел өчен өйрәнәсез?
– Әйе, дип әйтсәм, вакытым күп булып, нәрсә белән шөгыльләнергә белми аптыраганнан кебек килеп чыгар. Һич юк! Телен белмәгән адәм хуры буласым килми. Тел ул аралашу чарасы гына түгел, милли идентификациянең бер өлеше дә. Тамырларыңны, тарихыңны белер, күзаллар өчен телеңне белү мөһим. Мин кем дигән сорауга җавап табасы килә. Телне белмичә, мәдәниятне тулысынча аңлау мөмкин түгел дип саныйм. Ә минем очрак бигрәк тә сәер. Әби әкиятләрендә, ул сөйләгән фольклорда үскән бала үзем, ә телне белмим. Моны төзәтергә кирәк. 


 Шулай да татар телен нинди сүз белән сурәтләр идегез?
– Бу бик шәхси. Телләр өйрәнү тәҗрибәсе белән бәйләнмәгән. Күбрәк балачактан киләдер. Җәй, ирек, шартларсыз ярату, каникул, авыл, гаиләле булу хисе... Болар күңелем төпкелендә саклана. 


Татар теленнән кала, тагын нинди телләр беләсез?
– Телләрне, нигездә, фәнни эшем өчен өйрәндем дисәм дә була. Хәзер күбрәк инглиз телендә аралашам. Немец телен беләм, чөнки күп еллар Германиядә яшәдем. Испан телендә сөйләшәм. Бик җайлы тел ул. Швед, голланд телләрен камиләштердем. Соңгысы буенча имтихан тоттым әле генә. Голландиягә күчәргә җыенам. Һөнәрем буенча күп укырга, күп йөрергә туры килә. Барган илнең телен беләсең икән, хөрмәт белән карыйлар. Нейробиолог буларак, телләр өйрәнергә киңәш итәр идем. Баш мие өчен үзенә күрә гимнастика ул. Картлык көнендә когнитив функцияләр бозылмаячак. Татар телен өйрәнгәннән соң тагын бер тел үзләштерермен дип уйлаган идем. Әмма бу тел бик каты чикләвек булып чыкты әле. 



Шулай ук өйрәнү өчен авырмы татар теле?
– Өч Европа телендә шактый камил сөйләшәм, әмма татар телендәге кебек җөмләдәге сүзләр тәртибе башка бер телдә дә юк. Бик авыр! Нишләп башка дөнья телләренә охшамагандыр ул?! Фигыль ясалу тәртибен әйтеп тә торасы юк. Кушымчаларны әлегә кадәр аңлап бетерә алмый интегәм. Әйтелеш тә авыр. Сүзне дөрес әйтмисең икән, ул бөтенләй башка мәгънә ала. Бик аз телләрдә генә шулай ул. Аннан соң тел өйрәнүнең техник ягы да авырлык тудырды. Татар телен рус теле аша өйрәнү катлаулы миңа. Инглиз телле кешеләргә татар телен өйрәнү өчен бердәнбер программа бирделәр. Шуннан соң гына үзләштерү бераз җайлашты. Балам булса, татарча белүен теләр идем. Без яшәгән мохиттә аңа рус теле өйрәнү авыр булачак. Шуңа күрә дә инглиз телендә  аралашканнар өчен татар телен өйрәтүче укытучылар, репетиторлар булсын иде. 


Аңлавымча, сез телне «Ана теле» проекты буенча өйрәнәсез...
– Әйе. Ошый миңа ул проект. Гамәли өлешләре булу яхшы. Аннан соң иң гаҗәпләндергәне – укытучы белән онлайн рәвештә төрле темаларга сөйләшеп була. Моның өчен өстәмә түләүләр юк. Европада бу мөмкин хәл түгел. 


 Ярослава, сезнең фикерегезчә, тел яшәсен өчен нишләргә кирәк?
– Телнең киләчәге өчен битараф булмаучылар бар икән, яшәячәк. Бары фольклорга гына ябышып ятарга кирәк түгел бары. Әйе, аны белү зарур. Фольклор – ул тамырлар, тарих, әмма бүгенге көн татарча булсын иде. Шул ук татар телендәге «Википедия»нең заманча һәм мәгълүматлы булуын телим. Музыканың да заманча яңгырашлы булуы мөһим, минемчә. Үзем музыкада металл жанрына өстенлек бирәм. Татар фольклорын яңача эшкәртүдә башкарган «Ак Бүре», «Baradj» төркемнәрен бик яратып тыңлыйм. Алга барыр өчен тел заманча булырга тиеш дип уйлыйм. 


Татар телендә кемнәр белән аралашасыз соң? 
– Реаль тормышта беркем белән дә аралашмыйм. Гёттингенда татар бер мин генә түгелдер, мөгаен. Әмма әлегә очратканым юк. Нигездә, интернетта төрле чатларда аралашам. Мессенджерда аралашу мәйданы оештырган берничә берләшмә бар. Шунысы сөенечле: анда яшьләр языша. Аларга туган мәдәниятләре, туган телләре кызыклы. 


Татар телен туган телегез дип саныйсызмы?
– Катлаулы сорау. Ул минем туган телем булырга тиеш булган, әмма билгеле бер тарихи сәбәпләр аркасында аны чит тел буларак өйрәнәм. Бик үкенечле. Бу телдә уйларга өйрәнәсем килә. 


Автор: Чулпан ГАЛИӘХМӘТОВА

«Сөембикә» журналы

Тулырак: http://syuyumbike.ru/news/cennosti/z-telene-belm-khurlyk

Фото,: ttp://syuyumbike.ru/news/cennosti/z-telene-belm-khurlyk