Җан тартмаса да, кан тарта, диләр. Марсель ГАНИЕВ Казакъстанда туып-үскән бер татар кыйпылчыгы. Әтисендә татар каны акса да, алар гаиләдә татарча сөйләшми. 24 яшенә җиткәч, егет Тукай теле белән кызыксына һәм өйрәнә башлый. Бүгенге көндә ул Швециядә аспирантурада укый, биоинженер булып эшли. Социаль челтәрләрендә бөтен дөнья татарлары белән аралаша.
Марсель, ничек татар телен өйрәнергә булдың?
– Әбием Татарстаннан 16 яшендә Казахкъстанга күчеп килгән. Әти белән русча һәм казакъча гына сөйләшкән. Әти туган телен үзлегеннән өйрәнгән. Иң беренче татар телен аннан ишеттем. Әмма ул безнең белән татарча сөйләшмәде. «Мин сине яратам» дигән сүзе генә истә калган. Миңа 10 яшьләр иде. Казах мөгаллимем татарча өйрәнгәндә дә, миңа «Исәнмесез», – диде. Шул вакытта татар телен бөтенләй белмәвемне аңладым. Шундый оят булган иде. 2017 елда Татарстанда мәктәпләрдә татар телен өйрәнү факультатив булып кына кала дигән хәбәр ишеттек. Әни рус-хакас, гаиләдә татарча сөйләшмәсәк тә, бу хакта фикерләштек, моны зур проблема итеп кабул иттек. Чөнки аңлыйбыз: тел ул мәктәптә өйрәнелергә тиеш. Шуннан татар теленең хәле белән кызыксына башладым.
Шулай да татар телен өйрәнергә нәрсә рухландырды?
– Карантин вакытында Европадан өйгә кайттым. Бездә татарча язылган «Сак-Сок» китабы бар иде. Аны алып, укырга тырыштым. Интернеттан мәгълүмат эзләдем, төрле видеолар карадым. Ютубта Булат Шәйми блогын таптым. Аның сөйләме бик ошады. Шуннан өйрәнә башладым. Минем өчен татар теле ана теле түгел, ул – әти теле. Йөрәгемдә татар теле белән бәйле хис барлыгын аңладым. Белмим, ул каян килгәндер. Әби-бабамнар да күптән вафат. Бәлки, кан белән киләдер. Татарча сөйләшү – йөрәгемнең мае.
Татарстанда булганың бармы?
– Ике тапкыр булдым. Телне өйрәнә башлагач, Татарстанга барып татарча сөйләшәсем килде. Әйе, русча күп сөйләшәләр. Кешеләр русча җавап биргәндә дә татарча сөйләштем. Үзенә күрә социологик тикшеренү дә уздырдым. Казанда 90 процент кеше татар телен аңлый, 50 проценты татарча җавап бирә.
Татар телендә бик ошаган сүз бармы?
Татар телендә «матурым», «фәрештәм» кебек җылы сүзләр ошый. Бик нәзакәтле сүзләр. Ә иң авыр сүз: «канәгатьләндерелмәгәнлектән». Казакъ телендә дә шулайрак әйтелә ул.
Телне өйрәнгәндә иң зур кыенлык нәрсә булды?
– Мин казакъча сөйләшәм, шуңа татар телен өйрәнү авыр булмады. Әйе, алфавитлар төрле булганлыктан, укылыш бераз авыррак бирелде. Кушымчаларны өйрәнү дә җиңелләрдән түгел. Әмма иң зур кыенлык: баштагы мәлне аралашырга кеше булмады. Әти белән татарча сөйләшергә оят иде. Хәзер сөйләшәм инде. Минем татар телем аныкына караганда камилрәк. Әтинең сөйләме чын татар теленнән аерыла. Казакъларныкына якын. Мәсәлән, эш дими ул йомыш, ди. Казакъча «эш» сүзе «җумас» дип тәрҗемә ителә. Интернетта «Ана теле» дигән сайт таптым. Анда татар телен белгән кешеләр белән сөйләшү җиңел булды. Тормышымда беренче тапкыр татарча сөйләшүемне әле дә хәтерлим. Германиягә укырга баргач, Булатны эзләп таптым. Ә ул шундый тиз татарча сөйләшә иде, миңа аны аңлау авыр булды хәтта. Казанга барып кайтканнан соң дуслар таптым инде. Татар теле минем тормышымда бер бүләк.
Татар теленнән кала, тагын нинди телләр беләсең?
– Казакъ рус, алман, инглиз, украин телләрен беләм. Тормышымның төрле өлкәсендә төрле телләр кирәк. Эштә инглиз телендә сөйләшәм, фәнни мәкаләләрне алман телендә укыйм, дуслар белән рус, украин телендә аралашам. Казакъ, татар телендә интернетта контент карыйм һәм ясыйм. Сәяхәт итәргә бик яратам. Төркия, Каракалпак, Кыргызстан, Үзбәкстанда булганда татар һәм казакъ телләрен кушып сөйләштем. Аңлаштык. Ул илләрнең дә телләрен өйрәнергә тырыштым. Моны күргәч, анда яшәүчеләрнең мөнәсәбәте үзгәрде – аеруча хөрмәт итә башладылар. Минемчә, бу бик мөһим.
Ничек уйлыйсың татар теленең киләчәге бармы?
– Россиядә телләр өйрәнү мәсьәләсе авыррак дип аңлыйм. Глобализация дә үз ролен уйнамый калмый. Татар теле, чуаш теле, якут теле кирәкми дигән фикерләр дә ишеткәләдем. Казанда да: «Ник син татарча сөйләшәсең соң?» – дип сораучылар табылды. Гаҗәпләндем. «Сиңа кирәкме татар теле, юкмы – миңа барыбер. Ә мин татарча өйрәнәм һәм татарча сөйләшәм», – дидем. Минемчә, татар теле бетмәячәк, чөнки социаль челтәрләрдә татарча контент күп. Мин дә блогымны татарча да алып барам. Төрле илләрдән күп татарлар яза. Алар өчен татар теле бик мөһим. Европада үземне татарларның репрезентациясе, ягъни чагылышы дип саныйм. Татарстанда да үз телләре өчен янып йөрүче кешеләрне күп күрдем. Сездә татар теленә багышланган төрле эвентлар (чаралар – Г. Ч.) күп уздыралар. АИГЕЛ кебек яңа татарча музыкантлар бар. Татарстанда ниндидер бер яңа рух барлыкка килгән кебек. Аны быел баргач сиздем. Татар теленең яңа бер күтәрелеш чоры җиткән сыман.
Автор: Чулпан ГАЛИӘХМӘТОВА
«Сөембикә» журналы
Тулырак: http://syuyumbike.ru/news/cennosti/ti-tele
Фото, видео: http://syuyumbike.ru/news/cennosti/ti-tele