01 декабря 2022
Мәңге яшәячәк һөнәр

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында укучылар өчен «Укытучы – киләчәк һөнәре» дип исемләнгән форсайт узды. Әлеге чарада катнашкан укучыларның киләчәк мәктәбенә багышланган проектлар эшләргә, укытучы һөнәре хакында күбрәк белергә, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Казан шәһәренең мәгариф идарәсе вәкилләре, мәктәп директорлары һәм алдынгы укытучылар белән түгәрәк өстәл артына утырып фикер алышу, шулай ук үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап табу мөмкинлеге булды.

«Укытучы – киләчәк һөнәре!» – укытучы һөнәрен популярлаштыруга һәм мәктәпне тәмамлаучыларның һөнәри үзбилгеләнүенә ярдәм итүгә юнәлдерелгән проект. Бу чарада Татарстан мәктәпләрендә белем алучы 250 унберенче сыйныф укучысы катнашты. “Мин бу очрашудан һичшиксез канәгать калдым, шуның өчен аларга бик рәхмәтлемен", – диде укучылар белән фикер алышканнан соң Казан шәһәре Мәгариф идарәсе башлыгы Ризванов Ирек Асаф улы.

Укучылар һәм килгән кунаклар белән берничә мәйданчыкта: тренинглар, мастер-класслар, диспутлар, дебатлар, митаплар, питч-сессияләр, форсайт-сессияләрдә эш барды. Әйтик, "Киләчәк мәктәбе» проекты мәйданчыгында укучылар мәгариф учреждениеләре проектларын перспективада тәкъдим иттеләр. Эльза  Михайлова, Кәримә Мөбәрәкова һәм Лилия Абдуллина яклаган проект мәктәптә укучылары арасында хат алышу гадәтен кертү һәм Letterbox (укучылар арасында хатлар тапшыру өчен тартма) ярдәмендә тел киртәсен әкренләп җимерүгә багышланган иде. Шуны да ассызыклыйсы килә: әлеге проект 1 нче дәрәҗәдәге дипломга лаек булды. Иң истәлекле мизгелләрнең берсе – “Киләчәктә белем бирү трендлары” чарасы иде. Укучылар “Мәгәриф трендлары 2042” проектларын белгечләргә күрсәттеләр һәм аларның фикерләрен ишетә алдылар. Шулай итеп, проектта катнашучылар киләчәк мәктәптә заманча техника, яшел почмаклар, ял зоналары булырга тиеш дигән нәтиҗәгә килделәр, укучыларның өлгерешен бәяләү системасын яңарту вариантлары да тәкъдим ителде.

Чара бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Укытучы һөнәренең һәрвакыт актуаль булуын, дәрәҗәсе үсә генә баруына бик күп дәлилләр яңгырады. Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә һөнәри белем бирүне үстерү бүлеге җитәкчесе  Шәяхмәтова Роза Искәндәр кызы укучылар белән аралашканда: «Укытучы  һөнәр булды, бу һөнәр бар һәм булачак», – дип ныклы фикер әйтте.

 

Ләйлә Мифтәхетдинова, 1 курс студенты