29 ноября 2022
"Сиңа миннән хәбәр китерсәләр..."

Казан Федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтынның 10.2-102 нче төркем студентларының Муса Җәлил музеена сәяхәте дулкынландыргыч-кызыклы вакыйга булды. Гаҗәп тә түгел: таланты һәм каһарманлыгы белән бар дөньяга таныш булган татар шагыйре яшәгән фатир, ул кулланган әйберләр, ул язган, аңа язылган хатлар белән танышу көне булды бит ул алар өчен! Шагыйрь яшәгән фатир зур булмаса да, пөхтә, матур, тыйнак булып каршы ала. Биредәге бизәлеш узган гасырның 40 нчы елларындагы фатирларга хас чалымнарны саклый. Студентлар игътибарын нәрсә аеруча җәлеп итте икән? Кайберләре әнә шул өстәл, урындык, савыт-саба, каләм савыты, чемодан, мич кебек әйберләргә зуррак игътибар бирде. Болар барсы да – Җәлил кулы тигән әйберләр, аларны мирасханәгә Әминә ханым – шагыйрьнең тугрылыклы тормыш юлдашы тапшыра. Кайбер студентлар осталарча итеп эшләнгән сынга зуррак игътибар бирделәр. Музей хезмәткәре сөйләгәнчә, бу сын шагыйрь исән вакытта ук эшләнә башлый һәм, чыннан да, аның чалымнарын табигый итеп чагылдыра. Музейда хатлар, китаплар, газеталар, фотосурәтләр дә күп санда саклана. Алар да – тарихи, әдәби хәтеребезнең, мирасыбызның кадерле өлеше. Экскурсия студентларыбызга бик ошады. Әмма алар бу көнне шагыйрь турында белемнәрен тирәнәйтеп, бу белемне күңел белән кабул итеп кенә калмадылар. Республикабызда күренекле татар улларын зурлау, мирасларын саклау, кадерләү, киләчәк буыннарга җиткерү эшенә җаваплы һәм сизгер караш булуын аңлау да студентларыбыз өчен әһәмиятле иде.

 

Источник: татар әдәбияты кафедрасы доценты Каюмова Гөлүсә