28 ноября 2022
Габдулла Тукай музеенда

Казан Федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтынның 10.2-102 нче төркем студентлары белән Г.Тукай музеена экскурсия оештырылды. Әлеге вакыйга шәкертләребез күңелендә ике як белән аеруча истә калыр. Беренчедән, татар әдәбияты белән кызыксынучы, педагогик юнәлештә белем алучы студентлар өчен, әлбәттә, татарның әлеге атаклы шәхесе турында яңа мәгълүмат алу кызыклы булды. Музейда шагыйрьнең китапханәләрдә булмаган китаплары, шәхси әйберләре саклана. Көмеш җиң каптырмалары, түбәтәй, юл кәрзине, фаянс тартма, каләм савыты кебек мемориаль әйберләр шагыйрь белән бүгенге көн арасында элемтә урнаштыручы әйберләр дөньясы кебек тоела; шагыйрьнең фотосурәтләре, аның аралашу даирәсе кешеләренең әйберләре Г.Тукай белән бүгенге татар дөньясын якынайта шикелле. Мондый мизгелләрдә Тукайның кайчандыр укып та онытылган шигырь юллары күңелләрдә үзләреннән-үзе яңара. Икенчедән, музейда яңа технологияләр белән эшләүнең алга китеше сокландыра. Килеп керүгә күренеп торган, 15 минут саен шылтырап торган телефон – гади электрон җиһаз түгел, аның аша Г.Тукай белән бәйле  теләсә-кайсы урын белән элемтәгә чыгарга мөмкин. Экскурсия ясаучы робот, тарихка алып кереп китә торган көзге дә студентларны гаҗәпкә калдырды. Яңа технология биргән мөмкинлекләрне татарның асыл уллары тормышы, эшчәнлеге белән таныштыру өчен куллану күңелләрдә горурлык хисе уятты. Киләчәктә укытучы, журналист, тәрҗемәче булырга хыялланган татар уллары-кызлары өчен мондый мизгелләр бик кыйммәт, шиксез, бу горурлык орлыклары алар күңелендә шифалы туфракка төшәчәк, киләчәктә аларның эшләренәдә дә чагылыш табачак.

 

 Источник: татар әдәбияты кафедрасы доценты Каюмова Гөлүсә