28 ноября 2022
Татар һәм чуваш филологиясе кафедрасына - 25 ел!

Агымдагы елның 24 ноябрендә Уфа фән һәм технологияләр университетының (Уфимский университет науки и технологий) Стәрлетамак филиалында IV Бөтенрәсәй (чит ил катнашучылары белән) «XXI гасырда төрки филология: проблемалар һәм үсеш перспективалары» фәнни-гамәли конференциясе булып узды. Быел әлеге конференция филиалның Башкорт һәм төрки филология факультетына караган татар һәм чуваш филологиясе кафедрасына 25 ел тулу уңаеннан үткәрелде.

Әлеге фәнни чарада Татарстан делегациясе составында Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты галимнәре – профессор, татар әдәбияты кафедрасы мөдире Флера Сәгыйть кызы Сәйфуллина һәм гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты Кадрия Сөнгать кызы Фәтхулловалар катнашты.

Конференциянең тантаналы ачылышында татар һәм чуваш филологиясе кафедрасының 25 еллыгы уңаеннан тәбрикләүләр яңгырады, кафедраның эш нәтиҗәләренә йомгак ясалды, үсеш перспективалары күрсәтелде. Казан университеты галимнәре пленар утырыштагы чыгышларында әлеге кафедра белән тыгыз бәйләнешләрен билгеләп үттеләр һәм конференциядә катнашучыларны үз фәнни эш нәтиҗәләре белән таныштырдылар.

Конференция эше 25 ноябрьда онлайн форматта дәвам итте.

 

Информация чыганагы: татар әдәбияты кафедрасы