23 ноября 2022
"Әдәбият аркасында балада тәнкыйть хисен үткерлибез"

21 ноябрь көнне Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Рухият»челәр  «Казан утлары» журналының җаваплы сәркатибе, язучы Ландыш Әбүдәрова (Фәезова) белән очрашу үткәрде.

Түгәрәк барышында әдәби процесс буларак әдәби тәнкыйть, тәнкыйтьчеләр турында сүз булды. Ландыш Әбүдәрова булачак журналистларга тәнкыйть мәкаләсенә нинди таләпләрдән чыгып башисем бирү, мәкаләнең структурасы нинди булырга тиешлеге турында файдалы киңәшләрен бирде.

Моннан тыш, студентлар үзләрен  кызыксындырган сорауларга җаваплар та алды. Ландыш Әбүдәрованың киңәшләреннән иң истә калганы: “Мәкаләдә укучы бер образ табарга тиеш. Мәкалә образ рәвешендә туа, ә образ исә ул – бәя”

“Чираттагы утырыш безгә бик ошады. Кичебезне шулай күңелле һәм файдалы итеп уздырганыбызга барыбыз да шат калдык», – дигән фикерләрен белдерде  3нче курс студенты Вәлиева Минзәлия.

Бөек әдибебез Гаяз Исхакый да үзенең «Мөгаллим әфәнделәр дикъкатенә» мәкаләсендә болай дип яза: «Әдәбият аркасында балада тәнкыйть хисен үткерлибез, чарлыйбыз, әдәбият аркасында баланың күңелендәге матурлыкка тартылуын куәтләндерәбез». Мондый очрашулар, һичшиксез, яшьләрне, булачак журналистларны матур әдәбиятка, китапка якынайтуның бер юлы.

“Рухият” түгәрәгенең киләсе 5 декабрь утырышында “Татар китабы йорты”нда публицист, язучы Айдар Хәлим белән очрашу булыр дип көтелә.

 

Галиева Зәлия, 10.2-001 төркем студенты