21 ноября 2022
Студентлар фәнни түгәрәгенең уңышлары

Бу көннәрдә Казан (Идел буе) федераль университетының Император залында «Казан федераль университеты студентларының иң яхшы фәнни түгәрәге 2022 ел» конкурсын бүләкләү тантанасы узды. Әлеге тантанада Казан (Идел буе) федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең татар теле белеме кафедрасы базасында эшләп килә торган студентларның «Хәзерге татар теленең актуаль проблемалары» фәнни түгәрәге дә катнашты. Конкурс ел да университетның иң яхшы студентлар фәнни түгәрәкләрен ачыклау максатыннан уздырыла. Бүләкләү тантанасында Казан (Идел буе) федераль университетының фәнни эшләр проректоры Д.А. Таюрский, яшьләр сәясәте һәм тәрбия эшләре проректоры А.М. Межведилов, конкурс комиссиясенең рәисе И.И. Рахимов һ.б. лар катнашты.

«Хәзерге татар теленең актуаль проблемалары» фәнни түгәрәге 3 урын яулады. Түгәрәк әгъзаларын чын күңелдән котлыйбыз һәм аларга алдагы эшләрендә зурдан-зур уңышлар телибез.

 

Түгәрәкнең фәнни җитәкчесе: Г.К. Һадиева; староста: Д.А. Тимербаева. К.И. Гафарова фотолары.