10 ноября 2022
"Изгелек җирдә ятмый"

9 ноябрьдә Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең 10.2-002 төркем студентлары Казан шәһәрендә урнашкан Махсуслаштырылган Республика Балалар йортында ярдәм күрсәтте. Бу социаль һәм тәрбия эшләре буенча декан урынбасары Хөснетдинов Дамир Хәйдәр улы белән берлектә эшләнелде.

Студентлар балалар йорты территориясендә өмәдә катнашты: тырмаладылар, җыелган чүп-чарларны капчыкларга тутырып бардылар, кыскасы, территорияне чистарттылар. Шулай итеп, балалар йорты тирә-ягы чүптән арынды.

Яхшылык эшлә дә, суга сал, дигән әби-бабаларыбыз. Шуңа күрә, һәрберебез хәлдән килгәнчә, кул-аякларыбыз йөреп торганда яхшылык, изге эшләр эшләп калсак иде. Бу сабыйларга да, аларны тәрбияләүче апаларга да эшләрен күпме дә булса җиңеләйткәнбездер дигән өметтә калабыз.

Эшләр тәмамлангач, рәхмәт сүзләрен әйтергә, балалар йортының директор урынбасары Илюшина Татьяна Павловна чыкты. Һәм без аңа берничә сорау бирдек, истәлеккә фото да төштек.

– Нинди балалар тәрбияләнә сездә?

Безнең балалар йортында 0 дән алып 4 яшькә кадәр балалар тәрбияләнә. Монда ятим балалар, ассоциаль гаиләләрдән алынган балалар һәм авыр тормыш хәлендә калган балалар килә.

– Балаларның гадәти, көндәлек тормышын сөйләп үтегез әле. Ашаулары ничек?

Безнең режим-балалар бакчасы режимына охшаш. Бердәнбер аерылып тора торган ягы -һәркөн иртән һәм кичен гигиена тәлапләре үтәлү, төрле өлкәдәге белгечләр белән шөгыльләнү. Мәсәлән, дефектолог, психологлар. Шулай ук монтессория кабинеты эшләп килә. Төрле процедураларга йөриләр, бассейн, массаж һәм физик дәвалану, гомумән әйткәндә, аларның көндәлек планнары бар. Аллергияле балаларның үз өстәлләре бар. Безнең балалар бик әйбәт яши, без алар өчен тырышабыз.

– Берәр нинди ярдәм күрсәтәләрме?

Әлбәттә, төрле яклап булышалар.

– Нинди хис-кичерешләр калды?

Әйе, сез эшләгәндә безнең тәрбиячеләр үзләренең вакытын күбрәк балаларга багышлады. Ә менә сез килмәгән булсагыз, алар чиратлап территорияне җыйган булырлар иде... Рәхмәт!

... Менә шундый сәяхәт булды безгә. Бер яктан караганда мавыктыргыч, икенче яктан кызганыч. Шулай ук, күңелдә шәфкатьлелек кылычлары тагын да ныгыды, савапка булсын.

 

Ильзирә Хәйруллина, 2 курс студенты