09 ноября 2022
"Талантлы кеше – өлгер кеше!"

7 ноябрь көнне Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Рухият» дип исемләнгән түгәрәк эшенең чираттагы утырышында  әдәбият галиме, тәнкыйтьче, язучы Рифә Фатхерахман кызы Харрасова (Рифә Рахман) белән очрашу үткәрелде.

Әлеге түгәрәк татар әдәбияты кафедрасында оештырыла, аны  доцент Гайнуллина Гөлфия Расил кызы җитәкли. Түгәрәк эшчәнлегендә татар теле һәм әдәбияты, журналистика белгечлегендә белем алучы студентлар катнаша. “Рухият”кә йөрүчеләр әдәби тәнкыйть, публицистика, редакцияләү һ.б. темаларга мөнәсәбәтле сөйләшүләрдә катнашалар.

Чираттагы  утырышның темасы буларак әдәби әсәрне редакцияләү үзенчәлекләре билгеләнгән иде. Рифә Харрасова студентлар белән әлеге өлкәгә кагылышлы белемнәре белән уртаклашты. Очрашуда һәр кеше үзен редактор буларак  сыный алды. Рифә ханым әзерләп килгән язмада хаталар табу эше аеруча кызыклы булды. Түгәрәктә булачак журналистны кызыксындырган кайбер сорауларга  җаваплар табылды. Рифә Фатхерахман кызының бер фикере күңелгә сеңде: “Уңышлы мәкалә язу өчен китап уку шарт. Көн саен бер китап!”  Утырышта бәхәс уяткан сөйләшүләр дә булды. Әйтик, 4 курс студенты Габитова Ландыш болай ди:  “Галимәнең диалекталь сүзләр кулланылышы буенча һәм кыскартулар турындагы фикерләре белән килешмим. Мин үзем диалект һәм сөйләшләрне саклап калу яклы кеше буларак халыкчан, гади сөйләм сүзләрен язма рәвештә теркәүне хуплыйм, чөнки коры, җансыз әдәби тел белән ерак китеп булмас, мин җанлы нәрсәләрне яратам”.

Беренче утырышта Гөлфия Расилевна, Ә.Еники сүзләрен китереп, болай дигән иде: “Талантлы кеше – өлгер кеше!” Чынлап та, табигатьтән бирелгән талантыңны чарлау, һөнәр остасы буларак формалашу юлында беренче адымнар нәкъ менә университетта ясала. 4 курс студенты Мәликә Хәйрулла фикерен китерик: “Журналистика – һәрвакыт үсештә булган һөнәр. Журналист өчен төп осталык – мәгълүматны эшкәртә белү. Бүгенге көндә журналист текстларының төрләре арта бара. Һәр төр текстны ничек дөрес, аңлаешлы һәм кызыклы итеп язарга – иң катлаулы сорау шулдыр. Бер үк мәгълүмат газета мәкаләсендә, телевизион репортажда һәм социаль челтәрләрдә төрлечә яңгырый бит”.    

Киләчәктә “Рухият” түгәрәгендә яңадан-яңа очрашуларда шушы сорауларга да җавап табылыр, дип өметләнәбез.  Якындагы кызыклы сөйләшүдә  “Казан утлары” журналының җаваплы сәркатибе Ландыш Фәезова катнашачак һәм “Татар китабы йорты”нда декабрь аенда узачак түгәрәк  утырышында язучы, үткен телле публицист Айдар Хәлим белән күрешү күздә тотыла.

«Рухият»кә рәхим итегез!

 

Түгәрәкнең старостасы

10.2-201 группа студенты Тимербаева Динә