28 октября 2022
"Филолог – космонавт та, генерал да була ала!"

26 октябрь көнне Филология институтының актлар залында Татарстан Республикасы хөкүмәтенең вице-премьеры – Татарстанның Россиядәге вәкаләтле вәкиле Әхмәтшин Равил Кәлимулла улы белән очрашу узды.

Бу чарада беренче һәм икенче курс студентлары катнашты. Чараны Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Җамалетдинов Рәдиф Рифкать улы ачып җибәрде. 

– Без гадәти булмаган очрашуга җыелдык. Һәр ел саен фән, мәдәният, мәгәриф өлкәләрендә танылган кешеләр белән очрашабыз, ә бүген бездә кунакта –  Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге  вәкаләтле вәкиле Әхметшин Равил Кәлимулла улы.  Ул кызыклы тормыш юлы үткән шәхес, Татарстанның Әлмәт районында туып үскән, Казан  дәүләт университетының татар филологиясе бүлеген тәмамлаган, киң кырлы тормыш юлы узган кеше. Инде менә хәзер ун елдан артык Татарстанның Россия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиле, югары дәрәҗәдәге дәүләт эшлеклесе. Сез һәрвакытта безгә булышасыз, кайгыртып торасыз, шуның өчен бик зур рәхмәтебезне белдерәбез,  – дип,  сүзне Әхмәтшин Равил Кәлимулла улына бирде ул.

Равил Кәлимулла улы үзенең студент елларын сагынып, аудиторияләрдә утыруларын искә төшерде, балачак хатирәләре белән бүлеште.

“Филолог кеше ул – космонавт та, генерал да, президент та була ала. Мине яхшы укытучылар, язучы-шагыйрьләр, тәҗрибәле профессорлар укытты. Әлеге уку йортында белем алган студентлар беркайчан да тормышта югалып калмый!” – диде хөрмәтле кунагыбыз.

Күңелгә энергия, яшәргә көч-дәрт бирә торган әлеге очрашу һәр студентта уңай  хис-кичерешләр уяткандыр дип ышанам, чөнки чара тәмамлануга студентлар Әхмәтшин Равил Кәлимулла улына үзләренең кызыклы сорауларын яудырды.

 

Источник информации: Ильзирә Хәйруллина, 2 курс студенты