21 октября 2022
Болгар чоры каберташлары ни сөйли?

Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбе татар теле белеме кафедрасында даими үткәрелеп килә торган «Хәзерге татар теленең актуаль проблемалары» дигән тел түгәрәге кысасында тел галиме, тюрколог, филология фәннәре докторы (1992), профессор (2008), Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2004) Хәкимҗанов Фәрит Сабирҗан улы белән очрашу булып узды.

Фәрит Сабирҗан улы Идел буе болгарлары эпиграфикасын, этногенезын һәм Идел буе Болгар дәүләте халыкларының телләре тарихы мәсьәләләрен өйрәнгән, татар теле буенча уку-укыту ярдәмлекләре авторы булган, чит ил студент-тюркологлары өчен “Төрек-татар-рус сөйләүлекләре” (Әнкара, 1994) чыгарган, төрле медальләр белән бүләкләнгән, гомумән татар теле үсешенә күп хезмәт куйган галим.

Әңгәмә күңелле, җылы сөйләшүдән башланды. Очрашу башында галим балачак сукмакларын искә төшереп узды, төрле кызыклы хәтирәләре турында сөйләде. Балачак, мәктәптә уку еллары барыбызның күңелендә онытылмас рәхәт, кайгысыз, тынгысыз вакыт булып кала. Фәрит Сабирҗанович та үткәне турында яратып искә алды. Аның спорт белән мавыгуы, театрда уйнарга яратуы, сыйныфташлары белән бергә төрле авылларга концертлар куеп йөрүләре тыңлаучыларда аеруча кызыксыну уятты.

Фәрит Сабирҗанович мәктәп елларында спорт белән мавыгып, шактый үрләр яуласа да, күңеле гыйлемгә, фәнгә тартыла. 1976-1990 нчы елларда Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында эшли. 1990 нчы елда Татарстан хөкүмәте карары белән Татар энциклопедиясен төзү буенча иҗади төркем туплый, җитди һәм катлаулы эш башлап җибәрә. 1992-1996 нчы елларда Төркиянең Әнкара университетында татар теле һәм әдәбияты буенча дәресләр алып бара.

Аның 300 дән артык фәнни мәкаләсе, 12 китабы, 4 сүзлеге,  8 дәреслеге һәм уку ярдәмлеге бар.

Галим фикеренчә, телне, аның тамырларын өйрәнү беркайчан да актуальлеген югалтмый. Галимнең фәнни-гамәли эшчәнлеге татар теленең тарихын, хәзерге татар телен өйрәнү белән бәйле.

Идел болгарларының тарихы һәм мәдәнияте белән бәйле документлар аз сакланган. Болгар язулары каберташларда сакланып калган. Ф.С. Хәкимҗанов болгар чоры каберташ язмаларының теле турында “Язык эпитафий волжских булгар” (1978), “Эпиграфические памятники Волжской Булгарии и их язык” (1987), “Эпиграфические памятники города Булгара” (1987) хезмәтләрендә яза.

Шула й ук галимнең “Татар тел белеме библиографиясе (1981–1997)” (1998), “Татар теле: фонетика (2000), “Хәзерге татар әдәби теле: пунктуация” (2004), “1001 әйтем” (2004) һ.б. хезмәтләре бар.

Аеруча җылылык белән Фәрит Сабирҗанович Әнкарада укыту дәверен искә алып сөйләде: “Мин бу институтта бердәнбер фәннәр докторы, беренче кафедра мөдире идем. Без үз яныбызга яшьләрне җыйдык. Безнең институт шулай барлыкка килде. Студентлар белән кафедра ябылганчыга кадәр бер гаилә кебек яшәдек”.

Фәрит Хәкимҗанов бүгенге тел белән бәйле шактый катлаулы вазгыятьтә беркадәр югалып калган беренче курс студентларының күңелендә өмет чаткылары кабызды. Аның татар телен үстерүгә өлеш кертә алырдай хезмәтләр язып, үз тавышын ишеттерә һәм татар милләтен үз гамәлләре аша башка илләргә танытуы галимнең чын татар галиме булуын күрсәтә, соклану хисләре уята.

Кичә ахырында студентлар Фәрит Сабирҗан улына рәхмәтләрен белдерделәр. Очрашу тәмамланды, шул чара ахырында ясалган күмәк фотосурәт тарих битләрендә калыр, киләчәк буыннар өчен кадерле ядкяр булыр дип өметләнәбез.

 

Мәгълүматны  1 курс студенты Д.А. Тибербаева, түгәрәк җитәкчесе Г.К. Һадиева әзерләде.

Фотографиягә төшерүче: 1 курс студенты А.А. Абязова.